Административ-территориаль буйсынуы

1922 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волосте составына керә. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Писмән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта “Память Куйбышева” колхозы оештырыла. 1937 елдан – “Крестьянин” колхозы (Югары Каран поселогы), 1957 елдан – “Лениногрский” совхозы (үзәк утары – Подлесный поселогы) составында.

Мәдәният

Поселок янында археология истәлекләре табыла – I һәм II Воздвиженка туктаулыклары (буралы курган культурасы).

Халык саны

1926 елда – 91,
1938 елда – 109,
1949 елда – 98,
1958 елда – 95,
1970 елда – 69,
1979 елда – 45,
1989 елда – 32,
2002 елда – 24,
2010 елда – 23,
2017 елда – 28 кеше (руслар).