20 ыругы һәм 100 гә якын төре билгеле.

Югары төзелешле үсемлекләрдә паразитлык итәләр. Күпчелеге төрле үсемлек органнарының өслекләрендә яши. Үсемлек тукымаларына үтеп керүче гаусторияләр ярдәмендә тукланалар. Споралардан үрчиләр.

Үсеш циклында 2 стадия күзәтелә: җенессез-конидияле һәм җенси-сумкалы. Үсемлекләрнең яфракларына һәм башка органнарына эләгеп, споралар ончыл кунык (ончыл чык авыруы исеме шуннан) хасил итеп үсәләр. Кунык әкренләп үсә бара һәм яшел органнарның шактый өлешен каплап ала. Үсемлекләр кибеп үләләр, уңыш кими, аның сыйфаты начарлана.

Татарстан территориясендә алмагачта (Podosphaera leucotricha), крыжовникта (Sphaerotheca mors), имәндә (Microsphaera alphitoides), кыяклыларда (Erysiphe graminis) һәм башкада ончыл чык авыруын китереп чыгаручы ончыл чык гөмбәләре киң таралган. Ончыл чык һава шартлары уңай булганда (җылы һәм дымлы җәй), Америка өрәңгесендә һәм очлы яфраклы өрәңгедә, корычагач, дүләнә, миләш, зелпедә үрчи.

Ончыл чык гөмбәләре чәчүлекләрне, яшь үсентеләрне һәм чәчкеннәрне зарарлап, сабакчалы имәнгә шактый зыян китерәләр.

Ончыл чык гөмбәләре белән зарарланудан саклану ысуллары:

  • агач һәм куак токымнарын үстерү агротехникасын саклау (имән чикләвекләрен көзен чәчү күпкә отышлырак),
  • чәчүлекләргә һәм утыртмаларга 3-4 тапкыр 1-процентлы коллоид күкерт суспензиясе яки 0,2-0,3-процентлы байлетон бөркү,
  • үсемлекчелектә һәм бакчачылыкта ончыл гөмбә авыруына чыдам сортлар куллану,
  • санитар саклау чараларын үтәү,
  • фосфорлы-калийлы ашламалар куллану.