Административ-территориаль буйсынуы

Оештырылган вакытыннан Казан губернасының Лаеш өязе Чырпы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Чырпы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Крәстиян-фермер хуҗалыгы, “Авант”авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп була. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Д.А.Тютюрин (1920–1988) – хакимият-хуҗалык һәм партия хезмәткәре, Бөек ватан сугышында катнаша, ТАССР Халык контроленең Куйбышев районы комитеты рәисе (1972–1982 елларда), Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1920 елда – 242,
1926 елда – 250,
1938 елда – 229,
1949 елда – 218,
1958 елда – 252,
1970 елда – 210,
1979 елда – 123,
1989 елда – 66,
2002 елда – 77,
2010 елда – 57,
2017 елда – 53 кеше (руслар – 40%, керәшен татарлар – 60%).