Биографиясе

1921 елның 25 феврале, Мамадыш кантоны Иске Завод авылы – 1992 елның 25 ноябре, Казан.

Урал урман-техник институтын тәмамлый (Свердловск шәһәре, 1954 ел).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946–1950 елларда Мамадыш урман сәнәгате хуҗалыгы директоры урынбасары, 1950–1951 елларда баш инженеры.

1954–1957 елларда Кама урман сәнәгате хуҗалыгы баш инженеры, 1957–1962 елларда директоры.

1962–1963 елларда ТАССР җирле сәнәгать министры урынбасары.

1963–1965 елларда ТАССР Азык-төлек товарлары сәнәгате министрлыгында идарә башлыгы, 1965–1966 елларда ТАССР Министрлар Советының Җирле һәм ягулык сәнәгате идарәсендә бүлек башлыгы.

1966–1983 елларда ТАССР ягулык сәнәгате министры.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.