Эчтәлек

1080 ел, Гренада – 1169/70 еллар, Сүрия.

Әл-Гарнати Александрия, Каһирә, Багдадта белем ала. Европа, Урта һәм Үзәк Азия илләре буйлап сәяхәт кыла.

20 ел чамасы хәзәрләр шәһәре Саксинда яши, шуннан Идел буе Болгарына (1135 –1136, 1150 елларда), рус кенәзлекләренә һ.б. дәүләтләргә сәфәр чыга.

Әл-Гарнати – «Мугърибен бәгыд гаҗаиб әл-Мәгъриб» («Мәгърибнең кайбер гаҗәеп хәлләрен бәян итү», кулъязма күчермәсе Мадридта Тарих академиясе китапханәсендә саклана) һәм «Төхфәт әл-әлбаб вә нөхбәт әл-гаҗәб» («Акыл бүләге вә гаҗәеп хәлләр», егерме алтыга якын кулъязма күчермәсе сакланган) хезмәтләре авторы.

Аның хезмәтләрендә Көнчыгыш Европа, шул исәптән Идел буе Болгары турында мәгълүматлар бар, Болгар шәһәре һәм анда яшәүчеләр хакында тәфсилләп бәян ителә, Идел буе халыкларының легендалары һәм риваятьләре урнаштырылган, Ягъкуб бине Ногманның «Болгар иле тарихы» («Хәдис Болгари») әсәреннән (XI йөз) өзекләр китерелә.

Хезмәте

Путешествия Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу (1131 – 1153 гг). М., 1971.

Автор – Г.М.Дәүләтшин