Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Башта генерал-майор Н.А.Чирков (1753–1806) утары була, соңрак 1812 елгы Ватан сугышы герое, шагыйрь, генерал-лейтенант Д.В.Давыдовка (1784–1839) күчә, ул аңа Н.А.Чирков кызына өйләнгәч, бирнә буларак бүләк ителә.

XVIII йөз ахырында авылда Д.В.Давыдовның аракы куу заводы эшли. 1841–1845 елларда Д.В.Давыдовның тол хатыны С.Н.Давыдова акчасына изге Дионисий Глушицкий чиркәве төзелә (архитектура истәлеге, хәзер төзекләндерү-реставрацияләү эшләре бара).

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1885 ел), сабын заводы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1585 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумароково волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Ключи авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ворошилов исемендәге колхозы оештырыла, 1951 елда “Красный пахарь” (Акшуат авылы), “Красный ключ” (Ключи авылы), “Колхозный путь” (Зур Покровка авылы) колхозлары белән “Красный ключ” колхозына берләштереләләр, 1960 елда – “Заря” колхозы, соңрак “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1988 елда яңа бина төзелә, хәзер эшләми), фельдшер-акушерлык пункты, машина-трактор паркы бар.

2012 елда Дионисий Глушицкий чиркәве янында Д.Давыдова истәлегенә гранит плитә һәм табыну хачы (В.И.Миняев акчасына) куела.

Халык саны

1859 елда – 641,
1889 елда – 1135,
1897 елда – 1053,
1910 елда – 983,
1920 елда – 1135,
1926 елда – 1063,
1938 елда – 680,
1949 елда – 529,
1958 елда – 562,
1970 елда – 268,
1979 елда – 190,
1989 елда – 193,
2002 елда – 162,
2010 елда – 154,
2015 елда – 157 кеше (руслар).