Тарихы

1653 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, мич чыгару, тимерчелек һәм он тарту кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 711 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Каймар волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Семиозерка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Серп и молот” колхозы оештырыла. 1957 елда “Красный богатырь”, “Горняк”, Фрунзе исемендәге колхозлар белән 735 нче п/ч предприятиенең 5 нче совхозына берләштерелә. Авылда “Биек Тау” логопаркы” ябык акционерлык җәмгыятенең йөк саклау һәм эшкәртү мәйданчыгы (2007 елдан), авыл янында поликарбонат җитештерүче «СафПласт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2007 елдан) эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 33 ир-ат;
1859 елда – 139,
1897 елда – 322,
1908 елда – 358,
1920 елда – 383,
1926 елда – 479,
1938 елда – 397,
1949 елда – 400,
1958 елда – 260,
1970 елда – 131,
1989 елда – 33,
2002 елда – 58,
2010 елда – 21,
2017 елда – 54 кеше (руслар).