Биографиясе

?, фаразланганча, Варшава — 1945 елның 14 гайнвары, Казан.

1919 елга кадәр Казан опера театры балет солисты һәм балетмейстеры.

1920 елда Казанда Татар театр техникумы каршындагы Дәүләт балет студиясендә педагог, бер үк вакытта Татар академия театрында (1929 елга кадәр), биюләр куючы һәм аларны башкаручы буларак эстрада концертларында катнаша.

1938–1941 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры.

Иҗаты

Г.Әлмөхәммәдов, В.Виноградов һәм С.Габәшиләрнең беренче татар опералары «Сания» (1925) һәм «Эшче»дәге (1930) хореографик күренешләр авторы. Татар академия театрында Ф.Бурнаш пьесасы буенча С.Габәши, соңыннан С.Сәйдәшев музыкасына «Таһир-Зөһрә»; К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшевнең «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», Т.Гыйззәт һәм С.Сәйдәшевнең «Наёмщик» музыкаль драмалары спектакльләрендә хореографик күренешләрне сәхнәгә куючы.

Хореограф буларак, Җыр һәм бию ансамбле программасын төзүдә, шул исәптән «Әпипә», «Татар дуэты», «Татар яшьләренең күмәк биюе», «Белорус биюе», «Украин биюе», «Рус биюе» һ.б. бию композицияләрен иҗат итүдә катнаша.

Хатыны З.Чарушина белән бергә һәвәскәр бию коллективында актив эшли, шуннан яхшы башкаручыларны (Ф.Әсфәндиярова, Г.Баһманова, Ә.Кәлимуллин, А.Стеклова һ.б.) профессиональ сәхнәгә күтәрәләр.

Муконың иҗатына бай фантазия һәм зәвыклылык хас була. Балетмейстер үзенең элеккеге спектакльләрендә классик балет алымнарын киң файдалана. Соңрак татар халык биюләрендәге образлылык һәм стиль үзенчәлекләрен үзләштерә һәм аларны уңышлы тормышка ашыра.

Автор — В.Н.Горшков