- РУС
- ТАТ
радиоэлектроника өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (1987), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1998)
1939 елның 10 сентябрендә Мәскәүдә туа.
1963 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Казан электрофизика фәнни-тикшеренү институтында эшли.
1970 елдан Казан техник университетында, 1978 елдан ЭВМ кафедрасы (хәзер компьютер системалары һәм информацион куркынычсызлык кафедрасы) мөдире, профессор (1989), техник кибернетика һәм информатика факультеты деканы (1993–1997).
Хезмәтләре статистик модельләштерү өчен хисаплау техникасы җайланмаларына карый.
Песошин җитәкчелегендә эшләнгән аппарат-программа чаралары ил предприятиеләрендә серияләп җитештерүгә кертелә, болар: ЕС 6903 очраклы саннарны ЭВМга кертү җайланмасы, РС ХТ/АТ тибындагы ТЭВМ ЕС 1007 һәм ПЭВМ өчен очраклы саннар генераторлары, тигез ихтималлы очраклы эзлеклелекнең зур интеграль схема-генераторы, челтәрләрдәге («Кристалл», «Гранит», «Гранит-Х») ПЭВМнар мәгълүматын криптографик саклаучы аппарат-программа комплексы.
Уйлап табуга 36 авторлык таныклыгы һәм 13 патенты бар.
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.
К проблеме формирования некоррелированных псевдослучайных чисел на основе М-последовательностей // Автоматика и вычисл. техника. 1984. № 4;
Сопроцессорные средства формирования случайных чисел и защиты информации // Вопр. радиоэлектроники. 1991. Вып. 6;
Цифровые генераторы случайных сигналов для защиты информационных телекоммуникаций // Вопр. радиоэлектроники. 1993. Вып. 4 (автордаш);
Моделирование. Вероятностные дискретные модели. К., 1998 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.