Биографиясе

1910 елның 7 июне, Казан – 1999 елның 17 гыйнвары, шунда ук.

1930–1934 елларда Татар академия театрының бию төркеме артисты. Зур театр каршындагы Мәскәү хореография училищесен (П.Гусев классы) тәмамлый (1939).

1939–1969 елларда Татар опера һәм балет театрының төп солистларыннан берсе.

Иҗаты

Әхтәмовның иҗади осталыгы татар композиторлары балетларындагы Былтыр («Шүрәле», Ф.Яруллин, рольне беренче башкаручы), Нур («Зөһрә», Н.Җиһанов), Хан («Алтын тарак», Ә.Бакиров) кебек төп партияләрне башкарганда ачыла. П.Чайковскийның «Аккош күле» (Зигфрид), Б.Асафьевның «Бакчасарай фонтаны» (Вацлав), Р.Глиэрның «Кызыл мәк» (Ма-Ли-Чен) һ.б. балетларда төп хореографик партияләрне башкара.

Тиңдәшсез пластикага һәм югары сикерү сәләтенә ия. Артистның шәхси стиле – образларны үтә сизгер тоеп, бөтен тирәнлеге белән ачып сала белүе, рольләренең гаҗәеп матурлыгы, биюләренең тәэсирле булуы, холкына тәңгәл килүе белән үзенчәлекле.

Әдәбият

Из истории татарского балета // Татарский академический театр оперы и балета имени М.Джалиля. Казань, 1994.

Автор – В.Н.Горшков