Биографиясе

1930 елның 13 феврале, Чуаш АССРның Батыр районы Озын Куак авылы — 2013 елның 24 июне.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1953), Новосибирск өлкәсенең Чулым тимер юл станциясендә мәктәп директоры булып эшли.

1963 елдан Украина ССР Мәгариф министрлыгының Психология институтында (Киев). 1976 елдан Казанда: ПФАнең Һөнәри-техник пед. институтында (хәзер Һөнәри белем бирүнең педагогик һәм психологик проблемалары институты), директор урынбасары (1979 елга кадәр), 1976–1995 елларда идарә итү психологиясе лабораториясе мөдире, профессор (1984).

1996–2006 елларда РМАнең Идел буе бүлеге рәисе. Бер үк вакытта, 1997 елдан, Казан технология университетының социаль эшләр, педагогика һәм психология кафедрасында.

Хезмәтләре шәхеснең формалашуы, шәхесара мөнәсәбәтләр, педагогик коллективлар белән идарә итү психологиясе мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре       

Самолюбие детей: Дошкольный возраст. М., 1969; 

Человек формируется с детства. М., 1972; 

Социально-психологические проблемы руководства педагогическим коллективом. М., 1982; 

Социально-психологические основы управления: Руководитель и педагогический коллектив. М., 1990; 

Рождение личности: новая парадигма. К., 2007.