Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач эше, тимерчелек һәм киез итек басу кәсепчелеге тарала.

1766 елда приход халкы акчасына Вознесение чиркәве салына, 1908 елда чиркәү архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча яңартыла (классицизм традицияләрендәге үзгәртүләр белән барокко стилендә дини архитектура истәлеге; хәзер ярым җимерек хәлдә).

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1885 елда ачыла), Халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче попечительлек уку өе, 2 җил тегермәне, 3 тимерче алачыгы, ярма яргыч, 8 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2854 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Нармонка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931елдан авыл “13 лет Октября” колхозы составында (үзәк утары Кече Кабан авылында), 1958 елда – “Красная Заря” колхозы, соңрак “Мир” колхозына керә. 1973 елда “Мир” колхозына “Алга” колхозы (Хәерби авылы) берләштерелә. Хәзер “Нармонка” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, китапханә (1961 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Архангел Михаил чиркәве (2008 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Карадүле авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге) һәм II Карадүле авыллыгы (Имәнкискә культурасы).

Күренекле кешеләре

Б.И.Близеев (1929–2020) – геолог, геология-минералогия фәннәре кандидаты;

Н.Г.Четаев (1902–1959) – механика өлкәсендә галим, физика‑математика фәннәре докторы, СССР ФА мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Ленин бүләге лауреаты, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 212 ир-ат;
1859 елда – 844,
1897 елда – 1343,
1908 елда – 1589,
1920 елда – 1715,
1926 елда – 1973,
1949 елда – 743,
1958 елда – 677,
1970 елда – 481,
1979 елда – 376,
1989 елда – 209,
2002 елда – 144,
2010 елда – 111,
2017 елда – 151 кеше (руслар – 88,9%, татарлар – 11,1%).