Лениногорск районы территориясендә, шәһәр тибындагы Шөгер поселогыннан төньяктарак Чишмә елгасы үзәненең уңъяк яры сөзәклегендә урнашкан.

Урманнар, басулар; территориясеннән Каратай, Куак, Баллы һәм башка елгалар ага.

Мәйданы 29,7 мең га. 1971 елда сөркә-байбак санын торгызу максаты белән оештырыла.

Аучылык фаунасының төр составы: поши, ак куян һәм үр куяны, ондатра, төлке, сусар, Америка чәшкесе, сасы һәм дала көзәне, селәүсен, суер, көртлек, боҗыр, соры көртлек.