Географик урыны

Татарстан Республикасының Алексеев, Нурлат һәм Спас районнары, Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге – Базарлы Матак авылы.

Мәйданы –1726,8 кв.км.

2017 елга халык саны – 19291 кеше (татарлар – 64,2%, чуашлар – 18,2%, руслар – 15,7%).

Район составына 70 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Спас өязенә, 1920–1930 елларда – ТАССРның Спас кантонына карый. 1937 елга кадәр район үзәге Түбән Әлки авылында була.

Оешкан вакытта район составына 47 авыл советы, 99 торак пункт керә, аларда 56262 кеше яши (алардан татарлар – 29684, руслар – 14993, башка милләт халыклары – 11585).

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә мәртәбә үзгәреш кичерә. 1940 елда аның мәйданы 1031 кв.км, халкы – 28 мең кеше, анда 23 авыл советы, 52 торак пункт исәпләнә.

1956 елның 7 декабрендә Әлки районына таркатылган Юхмачы районының (1944 елның 19 февралендә үзәге Юхмачы авылында буларак оештырыла, 1948 елда аның составына 43 торак пункт керә), 1960 елда Кузнечиха районының (1935 елның 10 февралендә үзәге Кузнечиха авылында буларак оештырыла; 1940 елда аның составына 65 торак пункт керә) бер өлеше кертелә.

ТАССРның административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә, 1963 елның 1 февралендә Әлки районы таркатыла, территориясе Куйбышев районына кушыла. Торгызылганнан соң (1965 елның 12 гыйнвары), районның мәйданы – 1895 кв.км, халкы – 43 мең кеше, анда 21 авыл советы, 85 торак пункт исәпләнә.

Административ-территориаль бүленеш

Хәзерге вакытта район составына кергән 70 торак пункт 21 авыл җирлегенә карый:

  • Аппак (Аппак, Каракүл, Иске Тумба авыллары);
  • Базарлы Матак (Базарлы Матак, Түбән Биктимер авыллары);
  • Борискино (Борискино, Иске Әнҗерә, Яңа Әнҗерә, Садиково авыллары);
  • Югары Колчура (Югары Колчура, Катюшино, Түбән Колчура, Юксыл авыллары);
  • Каргалы (Каргалы авылы);
  • Кошки (Кошки, Татар Төгәлбае, Рус Төгәлбае авыллары);
  • Түбән Әлки (Түбән Әлки, Югары Әлки, Урта Әлки, Татар Суыксуы авыллары);
  • Түбән Кәчи (Түбән Кәчи, Югары Кәчи авыллары);
  • Яңа Үргәгар (Яңа Үргәгар, Иске Үргәгар авыллары);
  • Салман (Салман, Демидовка, Яңа Салман авыллары, Анин Салманы, Түбән Салман, Иске Баллыкүл, Хлебодаровка авыллары);
  • Иске Алпар (Иске Алпар, Яңа Алпар, Татар Мулла Иле авыллары);
  • Иске Камка (Иске Камка, Карамалы, Яңа Камка, Рус Суыксуы авыллары);
  • Иске Матак (Иске Матак, Чуаш Шәпкәсе, Абдул Салманы, Югары Матак, Татар Шәпкәсе авыллары, Яңа Сихтермә поселогы);
  • Иске Салман (Иске Салман, Яңа Баллыкүл, Иске Тахтала, Яңа Тахтала, Иске Нохрат авыллары);
  • Иске Хурада (Иске Хурада, СихтермәХузангай авыллары);
  • Иске Чаллы (Иске Чаллы, Яңа Чаллы, Бибай Чаллысы авыллары);
  • Ташбилге (Ташбилге, Урта Биктимер авыллары);
  • Чуаш Кичүе (Чуаш Кичүе, Татар Әхмәте, Сушка авыллары, Йолдыз поселогы);
  • Чуаш Борнае (Чуаш Борнае, Татар Борнае авыллары);
  • Чиябаш (Рус Чиябашы, Зур Алан, Мулланур Вахитов исемендәге, Татар Чиябашы авыллары);
  • Юхмачы (Юхмачы, Югары Әлморза, Түбән Әлморза авыллары).

Геологик төзелеше

Район Идел аръягы түбәнлегендә урнашкан. Стркутура җәһәтендә район территориясе тирән пермь катламнары (Мәләкәс иңкүлеге) зонасына керә. Иңкүлекнең депрессиясе (океан тигезлегеннән түбәнге катламнар) карасу-соры һәм соры алеврит-балчык токымнардан, комнардан һәм комташтан гыйбарәт югары плиоцен утырмалардан тора.

Бигрәк тә Актай елгасының югары агымы үзәнлекләрендә һәм Кече Чирмешән елгасының уңъяк яры үзәнлеге буйлап борынгы катламнар дүртенчел чор утырмаларының калын (10–30 м) катламнары белән каплана.

Файдалы казылмалар

Файдалы казылмалардан юл төзелеше өчен кирәкле битумлы токымнар, форма комнары, кирпеч-чирәп балчыгы, торф чыганаклары ачыкланган.

Рельеф

Рельеф 120–150 м биеклектәге калкулыклар өстенлек иткән эрозияле-денудацион өслектән гыйбарәт.

69 м биеклектәге иң тәбәнәк калкулык (Кече Чирмешән елгасы тугае) – районның көньягында, 190 м югарылыктагы иң биек калкулык көньяк-көнбатыштагы субүләрдә урнашкан.

Рельеф аз бүлгәләнгән. Чокырлар челтәре тыгызлыгы – 0,1 км/кв.км., сызалар челтәренеке – 0,6 км/кв.км.

Актай елгасының һәм аның кушылдыкларының югары агымнары буйларында карст таралыш алган. Кече Чирмешәннең уң кушылдыклары үзәнлекләрендә актив убылу процесслары күзәтелә.

Климат

Уртача-континенталь климат. Җәй – җылы, бик үк дымлы түгел, кыш – уртача салкын һәм чагыштырмача карлы. Һаваның уртача температурасы 3,8оС, гыйнварда –12,2оС (абсолют минимум –48,8оС), июльдә 19,6оС (абсолют максимум 39оС). Салкын булмаган чор 120 көн тәшкил итә.

Уртача 510 мм явым-төшем күзәтелә, җылы чорда – 350 мм.

Тотрыклы кар катлавы ноябрьнең икенче декадасы ахырында барлыкка килә, апрельнең икенче декадасы башында эри. Кар катлавының биеклеге 38 см.

Тулаем алганда, ел буена көньяк-көнбатыш (24,1%) һәм көньяк (15,9%), кышын – көньяк-көнбатыш (27,6%) һәм көньяк (24,7%), җәен – төньяк (17,4%) һәм төньяк-көнбатыш (16,4%) юнәлештәге җилләр өстенлек итә.

Су ресурслары

Елгалар челтәрен Кече Чирмешән (табигать истәлеге) һәм Актай елгалары һәм аларның кушылдыклары тәшкил итә.

Кече Чирмешән елгасы район территориясен төньяк-көнчыгыштан көньякка кисеп үтә. Елга челтәренең ешлыгы 0,29 км/кв.км, челләдә су чыгымы 0,86 куб.м/с. Төп кушылдыклары: Ата (23 км), Шыя (15 км), Юхмачы (15 км), Тумба (10 км).

Актай елгасы, Каманың сул кушылдыгы, районның төньяк өлешендә тармакланган елга челтәрен барлыкка китерә (ешлыгы 0,46 км/кв.км, челләдә су чыгымы 0,42 куб. м/с). Төп кушылдыклары: Салман (25 км), Чаллы (12 км) һәм башкалар.

Районның көнбатыш калкулыклы өлешендә Бизнә елгасы башлана (гомуми озынлыгы 38,8 км, Әлки районында – 10,8 км).

Елгалар аз сулы булуы белән аерылып тора, аларның кайберләре җәйге чорда еш кына кибеп китә.

Кече Чирмешән тугаенда торф сазлыклары, иске үзән күлләре урнашкан.

Туфрак

Туфрак катлавын кара туфраклы җирләр һәм соры урман туфрагы тәшкил итә. Кара туфраклы җирләрнең иң зур массивлары районның төньяк өлешендә тупланган һәм Актай елгасы һәм аның кушылдыклары үзәннәренең, Кече Чирмешән үзәне уң кушылдыкларының сөзәк авышлыкларына туры килә.

Уртача калынлыктагы бераз черемәле селтеле кара туфрак өстенлек итә, көлсу туфраклы һәм гадәти кара туфраклы җирләр сирәгрәк таралган. Соры урман туфрагының барлык төрләре районның көньяк өлешендә Бизнә һәм Актай елгаларының, Кече Чирмешән кушылдыкларының югарыгы агымындагы субүләрләрдә таралган. Елга үзәннәрендәге сөзәклекләрнең түбәнге өлешләрендә зур булмаган кара туфраклы болын җирләре очрый.

Урман ресурслары

Район территориясенең гомуми урманлылыгы 18,7% тәшкил итә. Урманнар нигездә зур булмаган участоклар (кечкенә урманнар) рәвешендә сакланып калган. Юкә-имән һәм дала-үләнле имән урманнары өстенлек итә.

Өрәңге, юкә, имән урманнарының зур массивлары Кече Чирмешәннең сул ярында урнашкан. Кече Чирмешән белән Чаллы елгалары арасында сирәкләнгән тәбәнәк агачлыклар, арасы төрле үләннәр белән капланган куаклы-үләнле нарат урманнары үсә. Табигый урманнарны кисү урыннарында киң яфраклы агачлар белән катнаш усак һәм каен урманнары таралган.

Фауна

Хайваннар дөньясы җир-су хайваннарыннан (гөберле бака, буа һәм үлән бакалары һәм башкалар), сөйрәлүчеләрдән (аяксыз кәлтә, шома тузбаш, кара елан һәм башкалар), кошлардан (көртлек, суер, боҗыр, шәүлегән, миләш чыпчыгы һәм башкалар), имезүчеләрдән (поши, кабан дуңгызы, бүре, селәүсен, тиен, сусар, үр куяны һәм ак куян һәм башкалар) гыйбарәт.

Саклана торган территорияләр

Район территориясендә 1985 елда Татар Әхмәте торф сазлыгы ландшафтлы табигать истәлеге аерып күрсәтелә. Кече Чирмешән елгасының беренче тугай өсте террасасында урнашкан, катнаш урман әйләндереп алган сулы-сазлыклы комплексның гомуми мәйданы 15 гектар.

Аның территориясендә 50 дән артык төрдәге үләнчел үсемлекләр, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгән кәрлә каен, розмарин яфраклы тал, мамыкбаш, каеш яфрак, сазлык йод үләне, саз билчәне үсә.

Икътисад

Әлки районы – нигездә, авыл хуҗалыгы районы. Ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык алга киткән. 2017 ел башына районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 31676 баш мөгезле эре терлек, 10338 баш дуңгыз исәпләнә.

Авыл хуҗалыгы җирләре 125,2 мең гектар, шул исәптән сөрү җирләре – 114,8 мең гектар (2017 ел). Язгы бодай һәм уҗым бодае, уҗым арышы, солы, арпа, тары, борчак, көнбагыш, кукуруз игелә.

2017 елда районда 4 авыл хуҗалыгы предприятиесе: “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыяте, “Салман” сәнәгый дуңгызчылык комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Яшь Көч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. 2001 елда 30 авыл хуҗалыгы предприятиесе гамәлдә була, шул исәптән 6 колхоз, 17 совхоз, 7 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы; 3 ярдәмче хуҗалык.

Урман хуҗалыгы һәм урманчылык эшләп килә.

Зур булмаган сәнәгый предприятиеләр район үзәгендә, Сихтермә-Хузангай һәм Юхмачы авылларында урнашкан.

Икмәк һәм икмәк-күмәч, макарон-ярма эшләнмәләре, он, үсемлек мае, ит ярымфабрикатлары, сөт продуктлары; бетон, төзелеш челтәре, йорт җиһазлары һәм агач материаллары, ишекләр, керамзит-бетон блоклар һәм пеноблоклар, пластик тәрәзәләр җитештерү оештырылган.

Юллар челтәре

Район территориясе аша Алексеев – Югары Колок, Болгар – Базарлы Матак автомобиль юллары уза.

Мәгариф

2017 елга районда белем бирү өлкәсендә 22 гомуми белем бирү учреждениесе (шул исәптән 13 урта, 9 тулы булмаган урта мәктәп, 16 филиал), гимназия, 32 балалар бакчасы гамәлдә була.

Өстәмә белем бирү структурасына 3 учреждение керә (Балалар иҗаты йорты, балалар музыка мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе).

Мәдәният

2017 елда районда Мәдәният йорты, 29 авыл мәдәният йорты, 18 авыл клубы, 2 күчмә автоклуб, 36 китапханә, 150 дән артык мөстәкыйль клуб оешмалары эшләп килә.

5 коллектив “халык” исемен йөртә:

  • район Мәдәният йорты каршындагы “Рябинушка” вокаль ансамбле,
  • “Ташкыннар” театр коллективы,
  •  “Әфганнан Чечнягача” (“От Афгана до Чечни”) вокальинструменталь ансамбле,
  • “Киләчәк” театр коллективы (Татар Әхмәте авылы мәдәният йорты),
  • “Умырзая” (Югары Әлморза авылы мәдәният йорты) театр коллективы бар.

С.М.Лисенков исемендәге тарих-төбәкне өйрәнү музее (Базарлы Матак авылы, 2004 елда нигезләнгән, 10 меңнән артык саклау берәмлеге, экспозициядә археология, нумизматика, этнография, сәнгать буенча бүлекләр; ТРда бердәнбер космонавтика залы) һәм П.П.Хузангай музее эшли (Сихтермә-Хузангай авылы, 2002 елда нигез салына, 400 дән артык саклау берәмлеге, экспозициянең төп бүлекләре чуаш язучысының тормышына һәм иҗат эшчәнлегенә багышлана).

30 мөселман мәхәлләсе һәм 5 православие приходы эшли.

“Әлки хәбәрләре” – “Алькеевские вести” район газетасы татар һәм рус телләрендә басыла. 1932 елдан чыга: тәүге атамасы – “Колхоз, алга!” (“Колхоз, вперёд!”), 1936 елдан – “Коммунизм юлы” (“Путь к коммунизму”), 1992 елдан – хәзерге исемдә.

Район территориясендә нигездә бронза гасырга, Имәнкискә культурасына, болгар чорына караган 160 тан артык археология истәлекләре, алар арасында 24 курган, шул исәптән С.М.Шпилевский тарафыннан билгеләп үтелгән Борискино курганы; 8 шәһәрлек ачыкланган.

Сәламәтлек саклау

Районның сәламәтлек саклау системасында Үзәк район хастаханәсе һәм поликлиника, Юхмачы участок хастаханәсе, 3 табиблек амбулаториясе (Яңа Салман, Сихтермә-Хузангай, Чуаш Кичүе авыллары), 41 фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Спорт

Әлки районының спорт инфраструктурасы 129 спорт корылмасын, шул исәптән “Алина” (2010 ел) һәм “Ләйсән” (2016 ел, бассейн белән) универсаль спорт залларын үз эченә ала.

Спортчылар арасында гер спорты (Г.Фәттахов) һәм билбаулы көрәш (Р.Нуретдинова, В.Хәйруллина) буенча дөнья чемпионатлары җиңүчеләре бар.

Танылган кешеләре

Әлки районы:

  • Советлар Союзы Геройлары К.К.Афанасьев, З.Г.Исхаков, С.М.Крайнов, Г.И.Филиппов, А.П.Чулков, Г.Н.Шаһвәлиевнең;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары К.А.Вәлиев, А.В.Лукоянов, Ю.И.Петрова, В.Н.Прохоров, Ә.К.Шаһиәхмәтовның;
  • Дан орденының тулы кавалерлары Х.Н.Насыйбуллин, Н.Ф.Пестоновның;
  • генералполковник И.В.Смородиновның;
  • контрадмирал А.И.Родионовның;
  • сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре А.В.Гнеденков, И.И.Казанков, Д.К.Каюмов, М.М.Мусин, А.Һ.Нуруллин, М.Ә.Сираев, К.К.Тәрҗеманов (Тәрҗемани), М.Ш.Туйбактин, И.Х.Хәмидуллинның;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре Ф.Г.Бикмурзина, Г.Ф.Булатова, М.Х.Вәлиев, С.Г.Вахиди, Д.Д.Гайнетдинова, Ә.С.Галиуллин, Н.Дәүли, Ф.З.Кадыйрова, Ш.М.Маннапов, И.И.Мәхмүтова, Р.И.Мотыйгуллина, Ф.Сәйфи-Казанлы, М.М.Сөнгатуллин, Б.Рәхимова, А.Н.Филатов, Н.Г.Хәйруллин, Р.Х.Хәмәдиев, Ә.Ә.Хисмәтов, Ф.Х.Дунай, П.П.Хузангайның туган җире.

Район үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләр – Д.К.Каюмов (1970–1982 елларда КПССның район комитеты беренче секретаре), Н.Б.Бакиров (1977–1982 елларда халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе, 1982–1990 елларда КПССның район комитеты беренче секретаре), Ф.М.Дәүләтшин (1999–2014 елларда район хакимияте башлыгы).