Географик урнашуы

Авыл Татарстан Республикасының көньягында, Актай елгасы буенда, Бряндино тимер юл станциясеннән (Ульяновск – Уфа линиясе) 72 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Казаннан 152 км ераклыкта.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волосте үзәгенә керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки (1937 елдан – район үзәге), 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев районнарында, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районы үзәге.

Хәзер Базарлы Матак авыл җирлеге үзәге.

Тарихы

Авылга 1730 елларда нигез салына.

1861 елга кадәр авыл халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы һәм икътисади крәстияннәр, казна хезмәтендәгеләр). Авылда руслар, чукындырылган чуашлар яши, 1816 һәм 1834 елгы ревизияләр мәгълүматлары буенча, яшәүчеләр арасында черкаслар телгә алына.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, балта эше һәм пыяла кую кәсепчелеге киң таралыш ала.

1878–1880 елларда протоиерей А.М.Сельский акчасына агач Изге Троица чиркәве салына. 1936 елда ябыла, бинада икмәк саклау урыны, 1946 елдан авыл клубы, 1982 елдан кибет урнашкан була. 1995 елда бина дин тотучыларга кайтарыла, җимерек хәлдә.

1884 елда чиркәү-приход мәктәбе, (1884 елда 36 ир бала һәм 4 кыз бала, 1903 елда – 35 ир бала һәм 5 кыз бала укый), 1903 елда – Халык мәгарифе министрлыгының ике сыйныфлы мәктәбе ачыла (яңа бина төзелә, 1903 елда 36 ир бала һәм 21 кыз бала укый).

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Аеклар җәмгыяте китапханәсе, “Рус халык берлеге” (1907 ел) монархия оешмасы бүлекчәсе, медицина (аптека белән) һәм ветеринария фельдшер пунктлары, 2 пар, су һәм 12 җил тегермәне, 4 тимерче алачыгы, 4 кирпеч һәм 3 бакыр-аккургаш йөгертү биналары, 2 ярма яргыч, май язу урыны, арыш салаты оны ясау урыны, 2 йон тетү урыны, 6 атлы юлчылар куну йорты, казна шәрабы, 3 сыраханә, 18 чәйханә, 6 вак-төяк кибете эшли (XIX йөз ахыры –XX йөз башына караган таш сәүдәгәр йортларының кайберләре хәзерге көнгә кадәр сакланып калган). Шимбә көннәрендә зур базар эшли, ел саен Покрау һәм Никольский ярминкәләре уздырыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җирләре 4482 дисәтинә тәшкил итә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930–1931 елларда “Победа” (беренче рәисе – К.И.Маслов), “Малый Актай” колхозлары, 1932 елда – районда беренче машина-трактор станциясе оештырыла. 1957 елда алар нигезендә үзәк утары Базарлы Матакта булган “Актай” совхозы төзелә. 1999–2003 елларда “Актай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Авылда сөт заводы, икмәк пешерү, казылык җитештерү эшчәнлеге җайга салынган.

2005 елда “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыяте тарафыннан зур элеватор файдалануга тапшырыла. Авылдагы катнаш азык заводы һәм авыл хуҗалыгы техникасын төзәтү буенча предприятие, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре шулай ук әлеге акционерлык җәмгыятенә карый.

“Алексеевскдорстрой” акционерлык җәмгыятенең асфальт-бетон заводы, Әлки урман хуҗалыгы дирекциясе (1996 ел) һәм Әлки урманчылыгы эшли (2007 ел).

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда дүртьеллык мәктәп ачыла, 1935 елда җидееллык, 1937 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә, (1937 һәм 1970 елларда яңа биналар төзелә).

2001 елда 2 нче урта мәктәп ачыла, 2001 елда Н.Дәүли исемендәге гимназия итеп үзгәртелә.

1925 елда волость уку өе ачыла.

Авылда:

  • Алексеев аграр көллияте филиалы (2007 елда 95 нче профессиональтехник училищене үзгәртеп кору нәтиҗәсендә ачыла);
  • 4 балалар бакчасы;
  • Әлки балалар музыка мәктәбе (1970 елдан) һәм Балалар иҗаты йорты (1958 елда Пионерлар йорты буларак нигезләнә, 2010 елда яңа бина төзелә);
  • балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе (2000 елдан);
  • район Мәдәният йорты (аның каршында “Рябинушка” рус вокаль ансамбле (1984 елдан, 1989 елдан – халык ансамбле, оештыручы – Г.И.Мурзакова, җитәкчесе – А.Р.Гайнетдинова), “Ташкыннар” театр коллективы (2011 елдан, шул ук елдан – халык театры, оештыручы – Г.Ф.Яруллина), “Әфганнан Чечнягача” (“От Афгана до Чечни”) вокальинструменталь ансамбле (2010 елдан, 2014 елдан – халык ансамбле, оештыручы – А.В.Даутов), “Сударушки” ветераннар вокаль ансамбле (2010 елдан, оештыручы – Г.И.Нургалитова), “Әлки мишәрләре” фольклор ансамбле (2006 елдан, оештыручы – Р.Б.Шиһапов) һәм башкалар);
  • район һәм балалар китапханәләре;
  • “Колос” кинотеатры;
  • “Алина” (2010 елдан, аны ачуда катнашкан нәфис гимнастика буенча Олимпия уеннары чемпионы А.Кабаева хөрмәтенә шулай аталган) һәм “Ләйсән” (2016 елдан, бассейн белән) универсаль спорт заллары;
  • район үзәк хастаханәсе эшләп килә.

Ел саен авылда ветераннарның “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивале, “Ватан” халык иҗаты яшьләр фестиваль-конкурсы үткәрелә.

2004 елда С.М.Лисенков исемендәге тарих-төбәкне өйрәнү музее нигезләнә һәм 2008 елда ачыла (оештыручы – Ю.М.Зарипов; ХХ йөз башына нисбәтле сәүдәгәр С.М.Лисенков йортында урнашкан). Фондларында 10 меңнән артык саклау берәмлеге тупланган, экспозициядә археология, нумизматика, этнография, гамәли сәнгать, скульптура, графика, нәкышь сәнгатенә караган материаллар урын алган; ТРда бердәнбер космонавтика залы бар.

Авылда “Актай” (1993 елдан), “Мидхәт” (1996 елдан), “Шәүкәт” (1999 елдан, аның каршында мәдрәсә) мәчетләре эшләп килә.

2003 елдан яңа ике престоллы Живоначальная Троица чиркәвен төзү эшләре алып барыла.

Авылда 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга Мәңгелек ут белән (1969 ел), Әфганстанда һәм башка локаль сугышларда катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм башкаларга багышланган мемориаль комплекслар корылган.

2007 елда “Тынычлык фәрештәсе” (“Добрый ангел мира”) архитектура-парк комплексы ачыла. Ленин исемендәге үзәк парк эшли.

Авыл тирәсендәге археология истәлекләре бар: Базарлы Матак I һәм II авыллыклары (Имәнкискә культурасы һәм монголларга кадәрге чор Болгар истәлеге).

Күренекле кешеләре

А.В.Гнеденков (1921–1998 еллар) – хакимият-партия эшлеклесе, Аксубай район комитеты беренче секретаре (1956–1961 елларда), КПССның Татарстан өлкә комитеты оештыру-партия эшләре бүлеге мөдире (1961–1981 елларда), ТАССР Югары Советы депутаты (1963–1985 елларда);

И.Н. Җәләлов (1953 елда туган) – ветеринария патологоанатомы, ветеринария фәннәре докторы, ТРның атказанган ветеринария табибе;

С.М.Крайнов (1920–2005 еллар) – танкист, гвардия майоры, Советлар Союзы Герое, авылдагы бер урам аның исемен йөртә;

Л.И.Никошин (1923–1989 еллар) – хирург, медицина фәннәре докторы;

Р.С.Хисмәтуллин (1953 елда туган) – биология фәннәре кандидаты, ТРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары (1992–1995 елларда).

  • Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Әлки район советы башкарма комитеты рәисе (1977–1982 елларда), КПССның Әлки район комитеты беренче секретаре (1982–1990 елларда), ТР Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе (1995–1998 елларда) Н.Б.Бакировның (1944 елда туган);
  • хакимиятхуҗалык хезмәткәре, инженер, “Сельхозтехника”ның Әлки бүлеге управляющие урынбасары (1971–1975 елларда), “Татмелиорация” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ә.М.Залаковның (1949 елда туган);
  • юридик фәннәр кандидаты, ТАССРның һәм РФнең атказанган юристы, Әлки районы прокуроры (1979–1982 елларда), ТР прокуроры (1992–2000 елларда), ТР Конституция мәхкәмәсе рәисе (2000–2004 елларда) С.Х.Нәфиевның (1941– 2004) тормышы һәм эшчәнлекләре әлеге авыл белән бәйле.

Халык саны

1782 елда – 135 ир-ат ;
1859 елда – 1249,
1897 елда – 1908,
1908 елда – 2048,
1920 елда – 2196,
1926 елда – 2084,
1938 елда – 1818,
1949 елда – 1580,
1958 елда – 2272,
1970 елда – 2818,
1979 елда – 2965,
1989 елда – 4175,
2002 елда – 5329,
2010 елда – 5899,
2015 елда – 6248 кеше (татарлар – 70%, руслар – 22%).