Эчтәлек

Мөселманнарда никахсыз өйләнешүләр гамәлгә керми, андый очракларда туган балалар законсыз дип исәпләнә. Дини-хокукый мәзһәбләрдә никах гаилә кору килешүе дип карала, хатын-кызның кияүгә чыгуы раслана.

Мөселманга христиан һәм яһүди хатын-кызлар белән никахлашу рөхсәт ителә (матди яктан тәэмин итү шарты белән 4 хатынга кадәр); мөселман хатын-кызның ире мөселман гына була ала. Турыдан-туры туганнар, нәселнең ян тармаклар буенча 3 нче буыннан якынрак вәкилләре, 2 нче буыннан да якынрак сөт кардәшләре арасында никах тыела.

Никах ир белән хатынның аерылышуга ризалыгы булганда һәм ирнең теләге буенча таркала. Иренең үз вазифаларын башкармавын, кырыс мөнәсәбәт күрсәтүен яки матди мөмкинлекләре булмавын исбатлаган очракта, хатын, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, никахны өзә ала.

Революциягә кадәр никах кәләш йортында бары тик ирләр (кияүнең һәм кәләшнең әтиләре, туганнары) катнашында (гадәттә, кияүдән башка) пәнҗешәмбе яки җомга көннәрендә укылган. Мулла яңа өйләнешүчеләрнең исемнәрен теркәү китабына язган, мәһәр күләмен, туй уздыру өчен азык-төлек исемлеген яки аның бәясен, кияүнең кәләшкә бирергә тиешле бүләкләрен (аерылышу очрагында ирнең хатынына бүлеп бирәчәк мөлкәтен) билгеләгән. Шуннан соң мулла яшьләрнең никахка ризалыкларын сораган, кияү өчен ризалыкны аның әтисе, күрше бүлмәдә яисә чаршау артында утырган кәләш өчен ризалыкны 2 шаһит биргән. Аннары Коръәннән никах сүрәсе укылган. Никахлашу төгәлләнгәч, никах килешүе хатынга тапшырылган, ир кеше мулланы бүләкләгән.

Совет чорында өйләнешүнең төп формасы загс органнарында теркәлүдән гыйбарәт була. Татар авылларында кайбер үзгәрешләр белән никах йоласы сакланган: аны мулла яки йоланы белүче өлкән яшьтәге абруйлы мөселман укый; шәригать буенча каралган мәһәр символ төсен ала; кайбер очракта никах кияү йортында үткәрелә.

Совет чорыннан соң никах йоласын башкару милли мәдәниятнең бер өлеше (йола) буларак кабул ителә, ул кайбер үзгәрешләр белән традицион форма кысаларына кайта: никах кияү белән кәләш катнашында кайчакта мәчеттә һәм, кагыйдә буларак, өйләнешү рәсми рәвештә теркәлгәнче укыла. 1990 нчы еллардан соң әкренләп татарларнаң дөньви яшәешенә яңадан кайта. Никах мәчетләрдә укыла башлый.

Әдәбият

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;

Татары. М., 2001.