Биографиясе

1899 елның 7 ноябре, Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Тәтеш районы) Колунец авылы – 1943 елның 17 гыйнвары, Воронеж өлкәсенең Каменский районы Татарино авылы.

Мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлаган. Гражданнар сугышында катнаша.

Кызыл Армия сафларына чакырылганчы, Волжск шәһәрендә (Мари АССР) сатучы булып эшли.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче танк армиясенең 12 нче танк корпусы 106 нчы танк бригадасының танкка каршы батарея тубы командиры. Көнбатыш һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Козельск шәһәреннән (Калуга өлкәсе) көньяктарак барган оборона сугышларында, Острогожск-Россошь һөҗүм операциясендә (1943 ел) катнаша.

1943 елның 17 гыйнварында Татарино авылы (Воронеж өлкәсе) янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Расчёт составы белән бергә дошманның 2 танкын сафтан чыгара, сугыш кораллары һәм азык-төлек төялгән берничә машинасын юк итә.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Тәтеш шәһәрендә Дан мемориалы территориясендә Герой бюсты урнаштырыла. Аның исеме белән Татарино авылында һәм Волжск шәһәрендә урамнар атала, шунда ук мемориаль такталар куела.

Әдәбият

Калинин В.В., Макаренко Д.Г. Герои подвигов на Харьковщине. Харьков, 1970;

Наши Герои. Йошкар‑Ола, 1985; Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 59;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 447, 476, 477.

Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина