Биографиясе

1921 елның 18 гыйнвары, Саратов губернасы, Дергачи авылы – 2011 елның 11 сентябре, Казан шәһәре.

1933 елдан Казанда.

РСФСР чемпионы (1950 ел, «Спартак» командасы составында, Казан), РСФСР беренчелекләрендә («Динамо» командасы составында, Казан) бронза (1952 ел) һәм көмеш (1953 ел) медальләр ала.

1937–1941 елларда, 1943–1946 елларда «Спартак» ирекле спорт җәмгыяте республика советының чаңгы спорты һәм җиңел атлетика буенча тренер-инструкторы.

1946–1964 елларда «Динамо» физкультура спорт җәмгыятенең Татарстан республика советында тренер (чаңгы спорты, җиңел атлетика, баскетбол).

1964–1969 елларда Казан үзәк стадионында инструктор.

1969–1976 елларда 6 нчы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә баскетбол буенча тренер. Шәкертләре арасында – В.Анастасина-Шевченко (СССРның спорт остасы, Европа чемпионы, 1952 ел), Т.П.Пыркова-Слиденко (СССРның атказанган спорт остасы, Европа – 1962 ел, 1964 ел, 1966 ел, 1968 ел, дөнья – 1964 ел, 1967 ел чемпионы), Н.Пшесмыцкая (СССРның халыкара класслы спорт остасы, Европа чемпионы, 1962 ел), Ә.Фәйзуллина, Е.Заморий (РСФСР, СССР җыелма командалары әгъзалары).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.