Биографиясе

1930 елның 2 феврале, Бөгелмә кантоны Мөслим авылы — 1988 елның 14 декабре, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1953), Бөгелмә районының Сокольский МТСнда баш агроном, «Сокольский» совхозы директоры (1957 елдан).

1960 елдан Балык Бистәсе район башкарма комитеты рәисе.

1962–1965 елларда Арча территориаль җитештерү колхоз-совхоз идарәсе башлыгы.

1965–1968 елларда КПССның Әлки район комитеты 1 нче секретаре.

1968–1985 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында.

1985–1988 елларда Мари университетының үсемлекчелек кафедрасы мөдире һәм проректор.

Хезмәтләре агротехника, авыл хуҗалыгы культуралары уңышын программалаштыру, сугарулы игенчелек өлкәсе мәсьәләләренә карый.

1963–1967 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Факторы запрограммированных урожаев. К., 1974 (автордаш); 

Сила орошаемого поля. К., 1977; 

Озимая рожь. М., 1981 (автордаш); 

Интенсивная технология возделывания озимой ржи. К., 1989 (автордаш).

Автор — И.Н.Афанасьев