Эчтәлек

1918 елның июнендә Түбән Новгородта оештырыла башлаган беренче совет елга хәрби флотилиясе. Аның составына җирле пассажир пароходлары һәм Балтыйк флотының Идел елгасына җибәрелгән кайбер хәрби корабльләре керә. Идел буе хәрби флотилиясенең төрле елларда командующийлары: Р.М.Бернгардт, Ф.Ф.Раскольников, В.Н.Варваци, П.И.Смирнов.

Идел буе хәрби флотилиясенә 1918 елның августы ахырында – 3 миноносец, 9 кораллы пароход, шул исәптән «Ваня», шулай ук 2 йөзмә батарея, 4 катер һәм авиаотряд (4 самолёт); 1919 елда – 36 корабль (20 канонер көймәсе, 6 сак судносы һәм 10 ярдәмче судно), йөзмә батарея, авиадивизион (9 самолёт), 1 аэростат, 850 дән артык кешелек десант отряды керә.

Идел буе хәрби флотилиясе Көнчыгыш фронт гаскәрләре белән бергәләп хәрәкәт итә. 1918 елда Идел буе хәрби флотилиясе КОМУЧ Халык армиясенә һәм Чех-словак корпусына каршы сугыша. Август ахырында – Зөя һәм Югары Ослан янындагы сугышларда, сентябрьдә Казанны азат итүдә һәм Чистай, Алабуга шәһәрләре, Яр Чаллы авылы өчен барган сугышларда, октябрьдә – Сызрань, Самара шәһәрләре, октябрь ахыры – ноябрь башында Ижевск шәһәре һәм Воткинск заводы өчен барган сугышларда катнаша. 1918 елның сентябрендә Идел буе хәрби флотилиясе ике отрядка бүленә: берсе – Идел, икенчесе Чулман елгасында хәрәкәт итә. Октябрьдә аның составына Вольск, Хәрби-Идел һ.б. флотилияләр һәм отрядлар кушыла. 1919 елда Идел буе хәрби флотилиясе Чулман, Агыйдел, Нократ, Уфа елгаларында адмирал Колчак гаскәрләренә каршы сугыша, Көнчыгыш фронтның 2 нче, 3 нче, 5 нче армияләренә сугыш хәрәкәтләре алып баруда булышлык итә. 1919 елның маенда – Чистай, Алабуга, июньдә Сарапул шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

1919 елның июлендә Идел-Каспий хәрби флотилиясе составына кертелә.

Әдәбият

Чебаевский Ф. Волжская военная флотилия в гражданской войне (1918–1920) // Ист. журнал. 1944. № 2–3.

Мордвинов Р.Н. Волжская военная флотилия в гражданской войне (1918–1920 гг.). М., 1952.

Вспоминая былые походы: Сборник воспоминаний ветеранов Волжской военной флотилии. Г., 1968.