- РУС
- ТАТ
үсемлекләр физиологы, биология фәннәре докторы (1998), профессор (2004)
1946 елның 14 августында Казанда туа.
Казан университетын тәмамлый (1970).
1975 елдан РФА КГҮнең Казан Биохимия һәм биофизика институтында эшли, көйләгеч аксымнарны өйрәнү төркеме җитәкчесе (1981 елдан), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1998 елдан).
2010 елдан ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институтында.
Хезмәтләре биоген һәм абиоген факторлар тәэсирендә үсемлекләрдә аксым метоболизмын җайлауга карый.
Максютова беренче булып үсешне тизләтүче, фунгицид һәм стресска каршы үзенчәлекләргә ия афропротеиннарны (күбекле бөҗәкләр Aphrophora Costalis mats — цикада личинкалары эшчәнлеге продуктларыннан физиол. актив аксымнар) аерып чыгара һәм сыйфатлый.
Татарстанда төрле авыл хуҗалыгы үсемлекләренең продуктивлылыгын күтәрүче гәрәбә кислотасы препаратын күпләп кертүдә катнаша.
Уйлап табуга авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Ферментативная активность афропротеинов // Биохимия. 1999. Т. 64, вып. 7 (автордаш);
Янтарная кислота-миметик салициловой кислоты // Физиология растений. 1999. Т. 46, № 1 (автордаш);
Сравнительное исследование действия абсцизовой кислоты и с АМР на синтез белков зерновок пшеницы в условиях засухи // Биохимия. 2003. Т. 68, вып. 4 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.