1971 елда Казан совет сәүдә техникумы буларак ачыла, 1992 елдан хәзерге исемдә. 2018 елда техникумга 41 нче һөнәр көллияте кушыла.

Икътисад һәм бухгалтерия исәбе, коммерция, товар белеме һәм куллану товарлары сыйфатына экспертиза, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, җәмәгать туклануында хезмәт күрсәтүне оештыру, пешекчелек һәм кондитер эше белгечлекләренә укыту алып барыла.

2018/2019 уку елында 1000 нән артык укучы, 50 дән артык укытучы исәпләнә.