Җитештерү мохитен һәм аның организмга тәэсирен өйрәнү, гигиена нормативлары эшләү, хезмәт шартларын яхшыртуны тәэмин итү, профессиональ авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар оештыру белән шөгыльләнүче гигиена тармагы.

Медицинаның мөстәкыйль тармагы буларак, Россиядә XIX йөз башында барлыкка килә.

1930 елда Казан медицина институтында кафедрасы ачылу (мөдире С.М.Шварц) бу тармакка караган мәсьәләләрнең актив рәвештә өйрәнелә башлавына юл ача.

Казан галимнәренең беренче тикшеренүләре җирле сәнәгать тармакларында (тире, мех эшкәртү, сабын кайнату, дары ясау һ.б.) эшләүчеләрнең хезмәт шартларын өйрәнүгә багышлана.

1940–1970 елларда сәнәгать токсикологиясе өлкәсендә нефть чыгару тармагындагы хезмәт шартлары, шул исәптән углерод оксидының һәм аз концентрацияле терекөмеш парларының агулау үзлекләре тикшерелә (А.Г.Тимофеев, М.М.Гыймадиев, В.Г.Козявин һ.б.).

Фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәсе буларак, терекөмеш парларының, этиленхлоргидринның, ди-бета-хлорэтилфоральнең, синтетик юу чараларының хезмәт зонасы һавасында таралуының нормада каралган чиге билгеләнә.

1950–1970 елларда кинофотоматериаллар җитештерүдә эшләүчеләргә химик факторлар йогынтысын тикшерү барышында караңгыда эшләүчеләрнең физиологик активлыгында аерым үзгәрешләр (баш мие кабыгының тонусы төшү, күрү һәм хәрәкәт анализаторларының функциональ халәте кимү, вестибуляр анализаторның активлыгы, тир бүленеп чыгу арту, хезмәт эшчәнлеге кимү, гомуми йончу һ.б.) булуны дәлилләүче нәтиҗәләр алына. Үткәрелгән тикшеренүләр кинофотоматериаллар һәм магнитлы тасма җитештерүдә эшләүчеләр өчен 6 сәгатьлек эш көне зарурлыгын дәлилләргә һәм хокукый яктан беркетергә, шулай ук тәрәзәсез һәм фонарьсыз типтагы биналарда эшләүче затларның астеник халәтен фаразлау һәм кисәтү өчен чаралар комплексы булдырырга мөмкинлек бирә (В.П.Камчатнов, Н.Х.Әмиров).

1970 еллардан фәнни тикшеренүләр түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: республика икътисдының төп тармакларында һәм профессиональ авырулар; җитештерү өлкәсендә канцероген һәм мутаген матдәләр куркынычы мәсьәләләре; хатын-кызлар хезмәте гигиенасы һәм физиологиясе; хезмәт шартларының санитар-гигиена һәм психофизиологик үзенчәлекләренең эш урынындагы кеше сәламәтлегенә йогынтысы.

1980 елларда «КамАЗ» Акционер Җәмгыятенең махсус призводстволары машина йөртүчеләре һәм эшчеләре арасында авыру очракларын киметү, профессиональ патологияләрне кисәтү системасы эшләнә һәм гамәлгә кертелә. Сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм инженер-техник хезмәткәрләренең хезмәт эшчәнлеге шартларын һәм сәламәтлеге торышын клиника-гигиена ягыннан комплекслы тикшерү барышында аерым нерв-эмоциональ йөкләнеш очраклары — йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларының югары күрсәткечләре билгеләнә.

Әйләнә-тирә мохитнең яңа факторлары — тулай көчәнешләре табигый фон белән чагыштырганда йөзләрчә тапкыр артык булган антропоген килеп чыгышлы электромагнит кырлары; видеосплейлардан файдаланучыларның сәламәтлеге торышы махсус тикшеренүләр предметын тәшкил итә.

1980 еллардан башлап химик матдәләр һәм физик факторлар тәэсире, проиводство шартларында нерв-эмоциональ халәт актив рәвештә өйрәнелә. Көнкүреш химиясе эшләнмәләре җитештерүдә эшләүчеләрнең сәламәтлеген тикшерү барышында сәламәтлек какшауның берничә төрле авыруны берләштергән полинозологик формалары барлыкка килү күзәтелә. Авыр машиналар төзелеше, нефть химиясе тармагында техноген һәм табигый физик һәм химик факторлар йогынтысы астында эшләүчеләр арасында онкологик авырулар куркынычының стандартлаштырылган чагыштырма күрсәткече дәрәҗәләре исәпләп чыгарыла.

Автор –  Н.Х.Әмиров