Тарихы

Авыл 1640 елдан мәгълүм.

1730 елга кадәр татар морзалары Яушевлар биләмәсенә керә, 1730 елдан генерал-майор К.М.Тәфкилев волостьның башка авыллары белән бергә үзенә ала.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, Тәфкилевләр нәселе милке була.

1742–1744, 1762–1764 елларда крепостной крәстияннәрнең алпавыт Тәфкилевләргә каршы кузгалышы була. 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы чорында авыл халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сумала балык тоту, агачтан җиһазлар эшләү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, земство мәктәбе (1914 елдан) була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 468 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Тирсә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Тоба” колхозы оештырыла. Халкы күбесенчә кирпеч сугу, кырчылык, терлекечелек белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта авыл территориясендә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Күренекле кешеләре

Х.Р.Рәхимов (1899–1939; авыл зиратында җирләнә) – шагыйрь.

Халык саны

1859 елда – 257,
1887 елда – 313,
1920 елда – 415,
1926 елда – 413,
1938 елда – 414,
1958 елда – 195,
1970 елда – 182,
1989 елда – 104,
2002 елда – 61,
2010 елда – 83,
2015 елда – 62 кеше (татарлар).