Тарихы

Авыл 1839 елдан билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чана ясау кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1895 ел), 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 738 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Троицкий авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 257,
1897 елда – 510,
1908 елда – 614,
1920 елда – 630,
1926 елда – 513,
1938 елда – 467,
1949 елда – 369,
1958 елда – 312,
1970 елда – 286,
1979 елда – 196,
1989 елда – 112,
2002 елда – 99,
2010 елда – 81,
2015 елда – 95 кеше (руслар).