Татарстан Республикасының хәзерге Актаныш районы территориясендә, Әҗәкүл пристаненнан 25 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан– Актаныш районы Сәфәр авыл советы, 1948 елдан – Калинин районы Иске Сәфәр авыл советы, 1963 елдан Минзәлә районы Иске Сәфәр авыл советы составында.

Халык саны – 96 кеше (1930 ел, татарлар), 81 кеше (1963 ел, татарлар).

1965 елда перспективасыз авылларга каршы көрәш чорында Актаныш районы Иске Сәфәр авылына кушыла.