Географик урыны

Башкортстан Республикасы, Татарстанның Минзәлә һәм Мөслим районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге – Актаныш авылы.

Мәйданы – 2037,8 кв. км.

2017 елга халык саны – 30575 кеше (2002 елгы халык исәбен алу буенча: татарлар – 96,7%, марилар – 1,7%).

Район составына 87 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр Актаныш районы территориясе Уфа губернасының Минзәлә өязенә, 1920–1930 елларда – ТАССР ның Минзәлә кантонына карый.

Оешкан вакытта район составына 53 авыл советы, 98 торак пункт керә, аларда 54813 кеше яши (татарлар – 52474, руслар – 1494, башка халыклар – 845).

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә мәртәбә үзгәреш кичерә.

1940 елда аның мәйданы 1298 кв.км тәшкил итә, халкы – 41,9 мең кеше, авыл советлары – 27, торак пунктлары – 77 исәпләнә.

1959 елда Актаныш районына бетерелгән Калинин районының бер өлеше (1935 елның 10 февралендә үзәге Пучы авылы буларак оештырыла, шул исәптән аңа Актаныш районының бер өлеше керә. 1940 елда Калинин районының мәйданы – 1086 кв.км, халкы – 37,7 мең кеше, авыл советлары саны – 31, торак пунктлары – 66) кушыла.

1960 елда районның мәйданы – 2044,5 кв.км, аңа 25 авыл советы керә, 129 торак пункт исәпләнә.

ТАССРның административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә Актаныш районы 1963 елның 1 февралендә юкка чыгарыла, территориясе Минзәлә районына кушыла.

1965 елның 12 гыйнварында торгызылганнан соң, районның мәйданы 2019 кв.км, халык саны – 52,6 мең кеше, авыл советлары саны – 25, торак пунктлары – 112 тәшкил итә.

1965–1998 елларда Актаныш районы составында Дербёшка поселогы советы була (1940 елның 26 апреленнән шәһәр тибындагы поселок, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында, 1970 елларда Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасына эләгә, торак пунктлар исемлегеннән 1998 елның 18 июнендә сызыла).

2015 елга районның мәйданы – 2037,8 кв.км, халык саны – 31095 кеше (2002 елгы халык исәбен алу буенча – 31712 кеше, алардан татарлар – 96,7%, марилар – 1,7%). Халыкның уртача тыгызлыгы бер кв. км га 15,4 кеше тәшкил итә.

Административ-территориаль бүленеш

Район составына 26 авыл җирлегенә бүленгән 87 торак пункт керә:

  • Аеш (Аеш авылы);
  • Аккүз (Аккүз, Чишмә, Ахун, Меңнәр, Яңа Кадермәт авыллары, Михайловка поселогы);
  • Актанышбаш (Актанышбаш, Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә авыллары);
  • Актаныш (Актаныш авылы);
  • Әтәс (Әтәс, Апач, Иске Бикчәнтәй, Чат, Чынык, Чирү авыллары);
  • Югары Яхшый (Югары Яхшый, Түбән Яхшый, Табанлы күл, Тәкмәк авыллары);
  • Кәзкәй (Кәзкәй, Тыңламас авыллары);
  • Киров (Киров исемендәге совхоз поселогы, Олы Имән авылы);
  • Күҗәкә (Күҗәкә, Адай, Иске Урьяды, Түбән Урьяды авыллары);
  • Мәсәде (Мәсәде, Бурсык авыллары);
  • Яңа Әлем (Яңа Әлем, Иске Әлем авыллары);
  • Пучы (Пучы, Әнәк авыллары);
  • Иске Айман (Иске Айман, Колын, Чиялек авыллары);
  • Иске Байсар (Иске Байсар, Яңа Байсар, Чишмәбаш, Чиялек авыллары);
  • Иске Богады (Иске Богады, Иске Солтангол, Югары Богады, Каенлык, Яңа Җияш авыллары);
  • Иске Кормаш (Иске Кормаш, КырКаентүбә, Яңа Балтач, Иске Балтач, Шәбезбаш авыллары);
  • Иске Сәфәр (Иске Сәфәр, Иске Кадермәт, Терпеле авыллары);
  • Такталачык (Такталачык, Әҗмәт, Түмерҗә авыллары);
  • Татар Суыксуы (Татар Суыксуы, Мари Суыксуы, Яңа Кормаш, Карт, Югары Карач, Түбән Карач авыллары);
  • Татар Ямалы (Татар Ямалы, Буазкүл, Бүләк);
  • Теләкәй (Иске Теләкәй, Иске Җияш);
  • Түке (Түке, Зөбәер, Чәчер);
  •  Уразай (Уразай, Куян, Мерәс, Илчебай, Шәрип авыллары);
  • Усы (Качкын, Усы авыллары);
  • Чалманарат (Чалманарат, Югары Гәрәй, Калмаш, Түбән Гәрәй, Шәбез авыллары);
  • Чуракай (Чуракай, Иске Әгъбәз авыллары).

Рельеф

Актаныш районы Көнчыгыш Кама аръягының төньягында Агыйдел һәм Кама елгаларының сул як яры буйлап, көнчыгышта Сөн һәм көнбатышта Ык елгалары арасында урнашкан.

Территориясе 120–140 метр биеклектәге калкулыклы сирәк бүлгәләнгән иңкү тигезлектән тора. 63–65 м абсолют тамгалы иң кечкенә калкулыклар районның төньяк-көнбатыш өлешендәге Кама елгасының түбән тугай өсте тау киртләченә туры килә. Биредә Татарстандагы иң зур «Көләгеш» күл-сазлык комплексы урнашкан (болын күлләре, иске үзәннәр, сазлыклар, таллык-әрәмәлекләр).

Иң биек җир участоклары районның көньяк өлешендә 160–200 м биеклектә (рельефның югары ноктасы Пучы авылыннан 240 м көньяк-көнбатыштарак) урын алган.

Сөн елгасының сул һәм Ык елгасының уң кушылдыклары белән зур гына калкулык аерым тау тезмәләренә һәм елга араларына бүлгәләнә, төньяктан Кама-Агыйдел түбәнлегенә таба ул кисәк кенә өзелә.

Геологик төзелеше

Актаныш районы территориясе Көньяк Татар гөмбәзенең көнчыгыш өлешенә һәм Кама-Агыйдел (Югары Кама) тектоник иңкүлегенең көнбатыш кырыена туры килә.

Кристаллик нигез 2 км һәм аннан артыграк тирәнлектә урнашкан. Өслек калын катлам сыйфатында төрле – пермь, неоген һәм дүртенчел чор дәверләренә нисбәтле утырма токымнардан хасил булган.

Агыйдел, Кама елгалары һәм аларның кушылдыкларының борынгы үзәннәрен биләгән, көрән комнар һәм комташ катнаш куе соры балчык рәвешендәге неоген утырмалары киң таралган.

Чуар төстәге пермь токымнары аерым таплар рәвешендә елга үзәннәренең калку участокларында гына очрый.

Дүртенчел утырмалар елгаларның аллювиаль дуеннарыннан, субүләрләрдәге һәм үзән сөзәклекләрендәге, элювиаль-делювиаль капламнардан гыйбарәт.

Файдалы казылмалар

Ташкүмер системасы утырмаларында берничә вак нефть чыганагы, шул исәптән Актаныш чыганагы (1960 елда ачыклана, 1995 елдан эшкәртелә) табыла.

Елга үзәннәрендә һәм тугайларында руда булмаган казылмалар ятмалары бар. Кирпеч-чирәп һәм керамзит балчыклары, тимер-оксид пигментлары, ком-чуерташ катнашмалары һәм төзелеш комнары чыгарыла. Пермь известнякларыннан һәм доломитлардан төзелеш ташы эшлиләр, мергельләр цемент җитештерүдә кулланыла.

Түбәнлектәге сазлыклы урыннарда торф һәм сапропель чыганаклары бар.

Су ресурслары

Район территориясе буйлап Кама (Түбән Кама сусаклагычы), кушылдыгы Сөн белән Агыйдел елгалары ага.

Сөн елгасының иң зур кушылдыклары – Биҗады (25 км), Терпеле (24 км), Сикия (27 км), Калмыя (40 км); район эчендә елгалар челтәре тыгызлыгы 0,25 км/кв.км тәшкил итә. Ыкның уң ярында елга челтәре ныграк тармакланган, анда елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/кв.км дан арта.

Район территориясендә күлләр һәм сазлыклар күп. Көләгеш сазлыклар массивы (гомуми мәйданы 5 мең га чамасы, көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы 17,5 км , төньяктан көньякка – 10 км) чикләрендә зур күлләр – Көләгеш, Әҗби, Әтер, Киндеркүл һәм башка күлләр урнашкан.

Кама, Агыйдел елгалары тугайларында озынча һәм сай иске үзән күлләре күп. Сөн, Ык елгалары, Сөн елгасының сул ярындагы Казылма күл (ясалма сулык, мәйданы 0,5 га, озынлыгы 110 м, иң зур киңлеге 50 м) – табигать истәлекләре.

Климат

Климаты уртача-континенталь. Чагыштырмача сүрән, тигез булмаган дәрәҗәдә явым-төшемле җәй, чагыштырмача салкын, аз карлы кыш.

Һаваның уртача еллык температурасы 3,1°С, гыйнварда – –13,5°С (абсолют минимум – –48°С), июльдә – 19°С (абсолют максимум – 39°С).

Уртача еллык явым-төшемнәр – көньяк өлештә 480 мм дан төньяк өлештә 500 мм га кадәр, шул исәптән, җылы чорда (апрель–октябрь) – 340 мм. Салкын булмаган чор 130 көн дәвам итә.

Тотрыклы кар катламы ноябрь уртасында хасил була, апрельнең беренче декадасында эреп бетә. Кар катламының уртача биеклеге 35 см.

Ел дәвамында, башлыча, көньяк-көнбатыш (27%) һәм көнбатыш (18,3%), кышын – көньяк-көнбатыш (34,7%) һәм көньяк (15,9%), җәен – төньяк (21,5%) һәм төньяк-көнбатыш (18,4%) юнәлештәге җилләр өстенлек итә.

Флора

Урманнар зур булмаган мәйданнарны били (территориянең 4,9%), алар имән-юкә һәм каен-усак агачлыкларыннан гыйбарәт.

Субүләрләрнең һәм чокырларның текә авышлыкларын типчаклы-төрле үләнле һәм типчаклы-йончалы болыннар алып тора, елга тугайларында кыяклы-төрле үләнле болыннар таралган.

Елга үзәннәренең сазлыклы киң участоклары дым яратучы камыш, җикәнбаш, чәчбай, күрән, мүкләрдән гыйбарәт үсемлекләр белән капланган.

Туфрак

Туфрак капламы күптөрле. Кара туфраклы җирләр өстенлек итә. Субүләрләр сөзәклекләрендә уртача калынлыктагы селтесез, уртача гумуслы кара туфрак формалашкан; көлсу һәм типик кара туфрак азрак таралган (Сөн елгасының сул ярындагы һәм Ык елгасының уң ярындагы сөзәклекләрнең түбәнге өлешләрендә һәм тугай өсте тау киртләчләрендә).

Соры урман туфрагы шактый зур мәйданнарны алып тора, ул, башлыча, Ык һәм Сөн елгалары арасындагы үзәк өлешкә туры килә.

Агыйдел елгасы биек тау киртләченең борынгы аллювиаль комнары өстендә кәсле-көлсу, елга тугайларында аллювиаль кәсле туендырылган һәм карбонатлы туфраклар формалашкан.

Фауна

Район территориясендә поши, үр куяны һәм ак куян, төлке, селәүсен, сусар, көртлек очрый.

Саклана торган территорияләр

Кама елгасы һәм Түбән Кама сусаклагычының Ык култыгы арасында урнашкан комплекслы Кама-Ык аучылык тыюлыгы – саклаулы табигать объекты; 1963 елда хайваннарның поши, кәҗәболан, янутсыман эт, Европа чәшкесе, ас, ондатра, су кошлары кебек аучылык төрләрен саклау өчен оештырыла. Мәйданы – 18,6 мең га, шул исәптән урманнар – 2,8 мең га.

Тыюлык территориясендә соры торна, ысылдык аккош, елга каракошы оя кора.

Икътисад

Актаныш районы – нигездә, авыл хуҗалыгы районы. Кырчылык, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау үсеш алган.

Сабан бодае, көзге арыш, арпа, солы, борчак, бәрәңге игелә. Авыл хуҗалыгы җирләре 141,903 мең га, шул исәптән сөрүлек җирләр – 92,25 мең га (2016).

2016 елда районда 18 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән 2 агрофирма (“Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) һәм 15 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 1 авыл хуҗалыгы кулланучылар катнаш кооперативы (2001 елда – 27 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән 6 колхоз, җаваплылыгы чикләнгән ширкәт, 15 җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы, 5 крәстиян хуҗалыгы берләшмәсе, 3 ярдәмче хуҗалык) эшләп килә. 56 фермер хуҗалыгы эшли.

2013 елда елына 26 мең т кош ите җитештерүче республикада иң зур кошчылык комплексларының берсе – “Әнәк” комплексы ачыла. “Шаязданов Фәнил” крәстиян фермер хуҗалыгы (2012 елда ачыла, 26 мең баш), “Фәрдиева Һаҗәр” крәстиян фермер хуҗалыгы (2009 елда, 17 мең баш) кошчылык фермалары эшләп килә.

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә урнашкан. “Техно-грант” ачык акционерлык җәмгыяте, “Татарстанның Кече Нефть Компаниясе”, “Касыймов сөт заводы”, “Актаныш икмәк комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, “Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте, “Актаныш агрегатлар заводы” ябык акционерлык җәмгыяте, “Актаныш басмаханәсе” фәнни-җитештерү предприятиесе, “Актанышагропромснаб”, “Актаныш икмәге”, “Мехотряд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре кебек предприятиеләр эшчәнлек алып бара.

Юллар челтәре

Актаныш районының көньяк өлешендә Мәскәү – Казан – Уфа федераль автомобиль юлы уза.

Агыйдел елгасында Әҗәкүл пристане эшләп килә.

Мәгариф

Белем бирү өлкәсендә районда 2016 елда 44 гомуми белем бирү мәктәбе, шул исәптән 16 башлангыч, 20 тулы булмаган урта, 8 урта; кадет мәктәп-интернаты, коррекция мәктәп-интернат, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актаныш технология техникумы эшли.

39 балалар бакчасы бар.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре: Балалар иҗаты үзәге, “Лачын”, “Иман” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, “Бүләк” белем-сәламәтлек лагере актив эш алып бара.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә хәзерге вакытта 113 мәдәният учреждениесе, шул исәптән 34 авыл мәдәният йорты, 33 авыл клубы, район Мәдәният йорты, “Яшьлек” мәдәният үзәге, 37 китапханә, аларның берсе – үзәк район китапханәсе, балалар китапханәсе, Балалар сәнгать мәктәбе һәм аның 11 бүлеге, ТР Актаныш районы төбәкне өйрәнү музее, Татарстан Республикасы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшли. 15 иҗат коллективы “халык” исемен йөртә.

Район Мәдәният йорты каршында^

  • театр коллективы (1960 елдан, 1974 елдан – халык театры, җитәкче – И.М.Мөхәммәтова),
  • “Образ” бию коллективы (2002 елдан, 2015 елдан – халык исемендә, җитәкче – Л.Фәтхуллина, 2011 елдан – Р. Һәм Н. Миндияровлар; 2008 елда “Созвездие – Йолдызлык” Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә беренче урын ала),
  • “Тамчы” балалар вокаль ансамбле (2005 елдан, 2016 елдан – халык ансамбле, җитәкче – Л.Р.Мостафина),
  • “Сәйяр” хатынкызлар вокаль ансамбле (2009 елдан, 2016 елдан – халык ансамбле, җитәкче – Л.Р.Мостафина) эшләп килә.

Халык театрлары^

  • Иске Кормаш (1950 елдан, 1996 елдан – халык театры, җитәкче – В.В.Хаҗиева, 2008 елда театр коллективларының “Иделйорт” төбәкара фестиваль-конкурсында беренче урынны ала) һәм “Чишмә” халык бию коллективы (1968 елдан, 1994 елдан – халык исемендә, җитәкче – И.М.Хаҗиев; 2013, 2014, 2016 елларда “Балкыш – Сияние” ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестивале лауреаты),
  • Иске Сәфәр (1960 елдан, 1990 елдан – халык исемендә, җитәкче – Г.М.Мирзаханов),
  • Иске Богады (1960 елдан, 1984 елдан – халык исемендә , җитәкче – Л.С.Сабирова),
  • Пучы (1969 елдан, 2013 елдан – халык исемендә, җитәкче – А.А.Ибәтуллина),
  • Зөбәер (1983 елдан, 2013 елдан – халык исемендә, җитәкче – А.Ф.Хуҗин) мәдәният йортларында эшчәнлек алып бара.

Яңа Әлем мәдәният йорты каршында балалар курчак театры (2005 елдан, 2013 елдан – халык исемендә, җитәкче – Н.Ф.Фәтхиева, 2012 елда “Иделкәем” театр коллективлары конкурсында беренче урынны ала), Мари Суыксуы мәдәният йорты каршында “Ший-Памаш” мари фольклор ансамбле (1992 елдан, 1996 елдан халык исемендә, җитәкче – И.Р.Миңнекәева, 2017 елда “Мари чибәре” Республика конкурсында беренче урынны ала) эшли.

“Яшьлек” мәдәният үзәге каршында “Акфильм” халык киностудиясе бар (1979 елдан, 1996 елдан – халык исемендә, җитәкче – А.И.Хаҗиева, 2015 елда ТР хөкүмәте грантына ия була).

1977–1987 елларда Актанышта җәмәгать эше тәртибендә эшләгән район төбәкне өйрәнү музее 1993 елда Татарстан Республикасының Берләштерелгән дәүләт музее филиалы буларак эшчәнлеген торгызып җибәрә, 2005 елдан – ТР Мәдәният министрлыгына караган мөстәкыйль музей (15 меңнән артык саклау берәмлеген үз эченә ала). Ш.Ш.Шәймиевның музей-йорты (Әнәк авылы) әлеге музейның филиалы булып тора.

Районда 52 мәчет эшләп килә.

1932 елдан “Актаныш таңнары” (“Актанышские зори”) район газетасы татар телендә басыла; тәүге исеме – “Колхоз ударнигы” (“Колхозный ударник”), 1933 елдан – “Игенче даны” (“Слава хлебороба”), 1998 елдан – хәзерге исемдә.

Район территориясендә таш һәм бронза гасырларга караган 100 дән артык археология истәлеге ачыклана.

Сәламәтлек саклау

Районның сәламәтлек саклау системасында Актаныш үзәк район хастханәсе, Пучы участок хастаханәсе, 3 табиблек амбулаториясе (Иске Байсар, Такталачык, Татар Суыксуы) һәм 61 фельдшер-акушерлык пункты эшләп килә.

Спорт

Актаныш районы спорт инфраструктурасы 182 спорт корылмасын үз эченә ала, болар: 59 – яссы спорт, 23 – футбол мәйданчыклары, 33 – спорт залы; волейбол, баскетбол, бадминтон һәм тренажерлар залларын үз эченә алган “Актаныш” универсаль спорт залы.

Балалар иҗаты үзәгендә зур һәм кечкенә йөзү бассейннары бар.

“Лачын” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршында Боз сарае һәм чаңгы базасы хезмәт күрсәтә.

Танылган кешеләре

Актаныш районы:

  • Советлар Союзы Геройлары Б.Я.Дәүләтов, Х.З.Заманов, Н.С.Орлов (Г.М.Минаев), Г.М.Һадимөхәммәтовның;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары С.Г.Гыйльманов, З.М.Иманов, Г.Х.Латыйпов, А.Л.Сальниковның;
  • Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Г.Г.Габдуллинның;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре М.Г.Арсланов, В.Г.Афанасьев, Гамил Афзал, Г.Х.Әхәтов, Т.Г.Әхмәдуллин, И.З.Әхмәтшина, З.Р.Басыйров, Р.А.Галиәхмәтов, Н.Г.Баян, А.Ә.Вәлиев, Р.А.Галиев, Р.С.Гәрәев, Р.А.Гыйльмуллин, Ф.М.Гыйльметдинов, К.Х.Гыйльфанов, Ф.М.Гыймранов, Р.Г.Госманов, А.М.Зәйнашев, И.М.Закиров, И.Т.Закиров, Н.М.Җиһаншина, Н.Х.Зиннәтуллин, Ф.Ә.Зыязов, Ф.С.Зыятдинов, И.М.Ибраһимов, В.Ш.Имамов, Р.Ф.Ишморатов, Ф.А.Кәрамов, А.К.Кәримов, Х.Р.Курбатов, В.М.Маликов, К.М.Малов, Ф.Ф.Маннанова, Р.Г.Миңнуллин, М.И.Мутин, Р.Г.Салихова, К.Ш.Сатиев, А.Г.Сәфәргалин, Г.Ф.Сафиуллина, И.Ф.Сирматов, А.С.Фәтхиев, Ф.Г.Фәтхиев, М.Х.Хәлилова, А.М.Ханов, Д.С.Хәйруллов, Ф.М.Хатыйпов, Р.Х.Хисмәтулла, А.Г.Хөсәенов, Рәшит М. Шагалиев, Лена Шагыйрьҗан;
  • дәүләт эшлеклеләре Ш.Ш.Шәймәрдәнов, М.Ш.Шәймиев, И.Ш.Фәрдиев, Р.Ш.Фәрдиев, Э.Н.Фәттахов, А.К.Хамаевның туган җире.

Районның юкка чыккан авылларында туган күренекле кешеләр:

Л.Ш.Арсланов (1932 елда туган, Мари Ямалы авылы) – тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, ТССРның атказанган фән эшлеклесе;

Б.Я.Дәүләтов (1924–1943, Татар Әҗбие авылы) – Советлар Союзы Герое, Актаныш авылындагы урам һәм мәктәп аның исемен йөртә;

К.З.Зиннәтуллина (1935–2007, Иске Өшәр авылы) – тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор;

Г.М.Һадимөхәммәтов (1906–1959, Яңа Бикчәнтәй авылы) – Советлар Союзы Герое;

Р.Ә.Хәйретдинов (1948 елда туган, Үмәнәй авылы) – биология фәннәре докторы, профессор, ТРның һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе;

Х.Х.Хамматуллин (1961 елда туган, Яңавыл авылы) – ТРның халык артисты;

Ф.Ф.Хисаметдинов (1950 елда туган, Үмәнәй авылы) – ветеринария фәннәре докторы, РФнең атказанган ветеринария табибе;

С.Х.Шәмсунов (1946 елда туган, Җылан авылы) – генерал-майор, юридик фәннәр докторы, ТРның атказанган юристы, “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Районның юкка чыккан авыллары арасында Абдулла, Алма Ата, Афанасьевка, Байбулат, Бишкүмәч, Буранчы, Дербёшка, Җылан, Зирекле, Ык, Илтимер, Каенлы Җиләк, Калтау, Караңгы, Кызыл Йолдыз, Кичнарат, Кунти, Луговой, Мари Каракүле, Мари Ямалы, Мартыново, Мәчти (Наратлы), Түбән Әгъбәз, Түбән Такталачык, Түбән Покровка, Яңа Бикчәнтәй, Яңа Пучы, Яңа Солтангол, Яңа Теләкәй, Яңа Көләгеш, Яңа Юл, Озынкул, Печмән Елга, Рус Әҗбие, Сармак, Яңа Сәфәр, Өшәр, Сөрәнчәк, Сыртлан, Тальдеево, Тарыш, Татар Әҗмәте, Татар Әҗбие, Ташлыяр, Тимеркүл, Үмәнәй, Урдалы, Чапкын, Чирәм Колак, Чишмә, Чиялек, Якты, Яңавыл (“Җиңү” колхозы) бар.