Урнашуы

Авыл Башкортстан Республикасы чигендә, Агыйдел елгасының түбән агымы буенда Казан – Екатеринбург тимер юлындагы Камбарка станциясеннән 66 км көньяктарак урнашкан.

Казаннан 381 км ераклыкта.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Актаныш волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә районында, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районы үзәге.

1988 елның 29 июленнән 1991 елның гыйнварына кадәр шәһәр тибындагы поселок статусына ия була.

Тарихы

Авыл 1715 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, юлаучылар йортлары тоту, пристаньнарда көнлекле эш.

XX йөз башында авылда земство почта станциясе, мәчет (1846 елдан билгеле), ир балалар һәм кыз балалар өчен мәктәп, ашлык киптерү, тимерче алачыгы, кирпеч заводы була. Һәр ел сентябрь аенда ярминкә уздырыла, атнага бер тапкыр базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1943 дисәтинә тәшкил итә (шулай ук 1844 елдан авылның Уфа губернасының Бөре өязе Кыргыз волостенда 1320 дисәтинә җире була).

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда “Үзәк” колхозы оештырыла. 1954 елда аның составына “Ирек” колхозы (Чөгәнә авылы), 1958 елда – “Урал” колхозы (Әҗәкүл авылы), соңрак – “Изаил” колхозы керә (Тыңламас, Кәзәкәй авыллары).

1960 елларда Актаныш азык-төлек комбинаты 50 гә якын төр продукция җитештерә. 1967 елда икмәк пешерү йорты, кондитер цехы төзелә. 1977 – 1984 елларда “Актаныш нефть продуктлары” ачык акционерлык җәмгыяте булдырыла.

1976 елда Күчмә механикалаштырылган 4 номерлы колонна (хәзерге вакытта “Стройтехмонтаж” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), аның тарафыннан 31 км озынлыкта дамба, Актаныш авылында икмәк кабул итү предприятиесе төзелә.

1978 елда 6 номерлы Күчмә механикалаштырылган колонна оештырыла (сугару системалары, җылылык трассалары төзү белән шөгыльләнә).

1968 елда 746 номерлы Күчмә механикалаштырылган колонна оеша (җәмәгать җитештерү биналары, торак йортлар төзелеше белән шөгыльләнә), 1995 елда Хуҗалыкара төзелеш оешмалары белән берләштерелә.

Авылда сәнәгать өлкәсендә “Техно-грант” ачык акционерлык җәмгыяте, “Актаныш икмәк комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте, “Актанышагропромснаб” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Актаныш агрегатлар заводы” ябык акционерлык җәмгыяте (2007 елдан “КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте өчен комплектлаучы детальләр җитештерә), “Актаныш басмаханәсе” фәнни-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Актаныш икмәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Мехотряд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Татарстанның Кече Нефть Компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Касыймов сөт заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бар.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат (2005 елда), 1 нче урта мәктәп (1912 елда нигез салына), 2 нче урта мәктәп (1990 елда), башлангыч белем бирү мәктәбе – балалар бакчасы (2015 елда) эшли.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә балалар сәнгать мәктәбе (1971 елда музыка мәктәбе буларак ачыла, 1998 елдан – хәзерге исемдә), балалар иҗат үзәге (2002 елда), балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе бар.

Мәдәният

1932 елда авылда “Колхоз ударнигы” газетасы нәшер ителә, 1965 елда “Игенче даны” исеменә үзгәртелә, соңрак “Актаныш таңнары” була.

1935 елда Актаныш колхоз театры эшли.

Авылда:

  • “Актаныш” аэропорты,
  • район мәдәният йорты (бина 1976 елда төзелә),
  • “Яшьлек” мәдәният үзәге,
  • үзәк район китапханәсе (1927 елда шәхси йортта ачыла, 1931 елда аерым бинада, 1976 елдан Мәдәният йортында),
  • балалар китапханәсе (1950 елда),
  • “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле (1966 елда оеша, 1969 елда халык исеме бирелә, 2012 елда – дәүләт ансамбле статусына ия була, 1990 елда – М.Җәлил исемендәге бүләк лауреаты исеме бирелә),
  • “Актаныш” универсаль спорт залы (2013 елдан),
  • “Лачын” Боз спорт сарае (2005 елдан),
  • балалар һәм яшүсмерләр физик әзерлек мәктәбе,
  • “Бүләк” белем бирү, сәламәтләндерү лагере,
  • үзәк район хастаханәсе,
  • Җәмигъ мәчете (2000 елдан), “Гамбәрия” мәчете бар (2016 елдан).

1977–1987 елларда авылда җәмәгатьчелек тәртибендә район төбәк тарихы музее эшли, 1993 елда ТР Дәүләт берләшкән музее филиалы буларак, 2005 елда ТР Мәдәният министрлыгы карамагында мөстәкыйль музей була.

2005 елдан элеккеге райпо бинасында урнаша, экспозиция мәйданы – 450 кв.м, фондында 15 меңгә якын саклау берәмлеге җыелган. Экспозиция 10 залда урнаштырыла, ике бүлектән тора: “Актаныш җире табигате”, “Төбәкнең борынгыдан бүгенге көнгәчә тарихы”.

Экспозициянең Актаныш районында туган күренекле шәхесләргә багышланган бүлегендә ТРның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев (аерым залда); шагыйрьләр Г.Г.Афзал, Н.Г.Баян, Социалистик Хезмәт Геройлары Г.Х.Латыйпова, С.Г.Гыйльманова, җырчы Ә.А.Авзалова, актер М.И.Мутинларның шәхси әйберләре, документлары һәм фотосурәтләре күргәзмәгә куелган.

Шулай ук төбәкнең сәнгать эшлеклеләре рәссам А.А.Хәбибуллин һәм скульптор З.Р.Басыйрованың эшләре урын алган.

Иң кыйммәтле экспонатлар арасында – күренекле шәхесләрнең шәхси әйберләре, шул исәптән скульптор З.Р.Басыйрова, М.И.Солтанованың фисгармониясе, XIX йөз татар һәм мари милли киемнәре, Әҗәкүл пристане мөһере, агач тараклар эшләү станогы бар.

Яңалары арасында драматург Р.Ишморатның пьеса кулъязмасы, кара савыты; РФнең атказанган спорт мастеры, марафон буенча Россия чемпионы Ф.Солтанова-Жданованың документлары һәм спорт ярышларында алган бүләкләре урын алган (500 гә якын саклау берәмлеге).

Тарихи-мәдәни мирас истәлекләре

Авыл янында тарихи-мәдәни мирас истәлекләре саклана:

  • XIX йөз ахыры Ш.Мохитов йорты (ике катлы, турыпочмаклы, дүрт яклы түбә астында, татар сәүдәгәрләре йортларына хас стильдә төзелгән);
  • XIX йөз ахыры – XX йөз башы сәүдәгәр Ш.Мохитовның товар склады (1939 елда агачтан икенче каты өстәп төзелә);
  • XX йөз башы сәүдә кибете (беркатлы дүрт ягы тигез бина, дүрт яклы түбә астында, 2017 елда сүтелә).

Авыл янында буралы курган культурасына караган – бер, Пьянобор культурасына караган – ике, буралы курган һәм Пьянобор культураларына караган бер археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

В.Г.Афанасьев (1922 – 1994) – философия фәннәре докторы, профессор, СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены кавалеры, СССР Дәүләт бүләге лауреаты;

Д.Ш.Әхмәдуллина (Миңнетдинова) (1949 елда туган) – табиб-невролог, ТРның һәм РФнең атказанган табибы;

Ф.Р.Бәшәров (1952 елда туган) – “Теко” ябык акционерлык җәмгыяте Фәнни-техник үзәге директоры;

Р.А.Гыйльмуллин (1975 елда туган) – математик, физика-математика фәннәре кандидаты, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.М.Гыймранов (1947 елда туган) – химия технологиясе өлкәсендәге галим, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Н.Х.Зиннәтуллин (1936 елда туган) – гидромеханик, техник фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Ф.Ә.Кәрамов (1953 елда туган) – электр энергетикасы өлкәсендәге галим, техник фәннәр докторы, профессор;

Р.Г.Миңнуллин (1935 елда туган) – радиофизик, физика-математика фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты һәм СССР Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгы бүләге лауреаты;

И.Д.Мусаев (1925 – 2004) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТАССРның Дәүләт хезмәт комитеты рәисе (1979 – 1985 еллар), Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры;

Р.Г.Мостафин (1946 – 2006) – ТРның атказанган укытучысы, “Акфильм” киностудиясен оештыручы;

Ф.З.Мостафина (1953 елда туган) – педагог, педагогия фәннәре кандидаты;

М.Х.Халиков (1964 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы;

А.М.Ханов (1949 елда туган) – техник фәннәр докторы, РФ Хөкүмәте Дәүләт бүләге лауреаты;

А.Ф.Шәвәлиев (1956 елда туган) – “Татагропромпроект” ачык акционерлык җәмгыятенең баш архитекторы (1999 – 2003 елларда).

ТАССРның халык артисткасы, РСФСРның атказанган артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры, җырчы Ә.А.Авзалованың бала һәм яшүсмер чагы авылда үтә.

Авылда яшәгән һәм эшләгән шәхесләр:

  • Советлар Союзы Герое, Ленин ордены кавареры С.М.Фадеев (1919–1952) 1931–1941 елларда;
  • Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Актаныш район комитеты беренче секретаре Н.Н.Әхмәтҗанов (1952 елда туган) 1985–1990 елларда;
  • РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Н.Г.Гыймранова (1918–2012) 1957–1973 елларда Актаныш урта мәктәбендә эшли;
  • ТРның атказанган табибы Э.Г.Галиев 1977 елдан Актаныш үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеген җитәкли.

Халык саны

1816 елда – 378 ир заты;
1884 елда – 906,
1897 елда – 1243,
1906 елда – 1292,
1913 елда – 1417,
1920 елда – 1739,
1926 елда – 1274,
1938 елда – 1874,
1949 елда – 1699,
1958 елда – 2168,
1965 елда – 2242,
1970 елда – 2842,
1979 елда – 4446,
1989 елда – 6814,
2002 елда – 8148,
2010 елда – 8923,
2015 елда – 9488 кеше.