Эчтәлек

Гадәттә, сүзләр, сирәгрәк очракта синтаксик конструкцияләр, фразеологик гыйбарәләр күчә. Алынмалар күчә торган тел системасына шулкадәр җайлашалар, аларның алынма сүз икәнен күп очракта бары этимологик анализ ярдәмендә генә билгеләргә мөмкин.

Татар теле лексикасында төрле телләрдән алынган сүзләр бар. Аларның күпчелеген гарәп, фарсы һәм рус алынмалары тәшкил итә. Татар телендә кытай (бакыр, энҗе), монгол (карагай, есаул), фин-угыр (бүкән) һәм башка алынмалар очрый.

Хәзерге вакытта татар теленә, башлыча, рус теле аша инглиз һәм Көнбатыш Европа телләреннән шактый алынмалар керә (спикер, менеджер, ноу-хау, аншлаг, дуэт, мэр, штраф, мафия). Алынмалар искерергә (райком, ударник) яки яңадан кайтырга мөмкин (мәдрәсә, икътисад, сәясәт), шуның нәтиҗәсендә татар телендә синонимик алынмалар еш кулланыла (имтихан - экзамен, җөмһүрият – республика, семья – гаилә).

Әдәбият

Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. Казань, 1968;

Хайруллин М.Б. Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка. Казань, 2000.

Автор – Л.К.Бәйрәмова