Биографиясе

1918 елның 11 сентябре, Уфа шәһәре — 1982 елның 31 октябре, Казан.

Ленинград политехник институтын тәмамлый (1941), шунда ук эшли (1939–1946).

1946 елдан «Туймазаэлектроток» конторасында (Урыссу поселогы): Туймазы үзәк электр станциясенең электр цехы башлыгы, контора идарәчесе (1947 елдан). Татарстан ХХСның «Урыссуэнерго» район идарәсе баш инженеры (1948 елдан), Урыссу ГРЭСы (1957 елдан), Казанның 2 нче җылылык-энергетика үзәге (1962 елдан) директоры, «Татэнерго»ның баш инженеры (1963–1968).

Шибанов җитәкчелегендә республикада эшләүче һәм төзелүче электр станцияләренең җитештерү куәтләре киңәйтелә. Зәй ГРЭСының соңгы блогы, Казандагы 3 нче җылылык-энергетика үзәге һәм КамАЗның җылылык-энергетика үзәге сафка баса. Республикада энергетика системасының билгеләнгән куәте 9 нчы бишьеллыкта (1971–1975) 68% ка арта һәм 1976 га 4554 мең кВт тәшкил итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, өч «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР ЮС Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Автор — Г.Я.Мәүлетова