Биографиясе

1926 елның 3 феврале, Уфа шәһәре — 2014 елның 23 ноябре, Казан.

Санкт-Петербургта Пётр исемендәге фән һәм сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы.

1949 елда — Ленинград хореография училищесен (педагоглар А.Ширяев, М.Романова-Уланова, Е.Ширипина), 1972 елда Ленинград консерваториясенең балетмейстерлык бүлеген тәмамлый.

1941–1946 елларда Башкорт опера һәм балет театры солисты.

1946–1966 елларда Татар опера һәм балет театры солисты, 1969–1973 елларда баш балетмейстеры.

1972–1998 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать университетында хореография кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1974–1977 елларда, Каһирә балет труппасында балериналар классы педагогы, баш балетмейстер һәм сәнгать җитәкчесе.

1981–1983 елларда Каракас шәһәрендәге (Венесуэла) Симон Боливар исемендәге мәдәният үзәгендә Тереза Кареньо исемендәге театрның балет труппасы балетмейстер-педагогы, 1988–1989 елларда Каһирә югары балет институтының сәнгать җитәкчесе.

1998 елдан Казан хореография училищесенең сәнгать җитәкчесе.

Иҗаты

Н.Д.Юлтыева Сөембикә ролендә. 1957 ел

«Шүрәле», Ф.З.Яруллин

Төп партияләре: Жизель (шул исемендәге әсәр буенча, А.Адан), Сванильда («Коппелия», Л.Делиб), Одетта-Одиллия, Аврора («Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», П.Чайковский), Раймонда (шул исемендәге әсәр буенча, А.Глазунов), Китри, Никия («Дон Кихот», «Баядерка», Л.Минкус), Тао Хоа («Кызыл мәк», Р.Глиэр), Лауренсия (шул исемендәге әсәр буенча, А.Крейн), Катерина («Таш чәчәк», С.Прокофьев), Сари («Яшен сукмагы буйлап», К.Ә.Караев), Зәйтүнгөл («Торналар җыры», З.Исмәгыйлев, Л.Степанов), Сөембикә («Шүрәле», Ф.Яруллин), Зарифа («Тау әкияте», А.Ключарёв), Зифа («Кисекбаш», Р.Гобәйдуллин), Раушан (шул исемендәге әсәр буенча, З.Хәбибуллин) һ.б. 1957 елда чит илләргә (Кытай, Бирма, Вьетнам) гастрольләр белән бара.

Югары професиональ хореография техникасы, ул иҗат иткән тирән эчтәлекле сәхнә образлары аны оста биюче буларак ача. Юлтыеваның Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куйган балет постановкалары: «Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл» («Лебединое озеро», «Спящая красавица», П.Чайковский), «Баядерка» (Л.Минкус), «Бахчасарай фонтаны» («Бахчисарайский фонтан», Б.Асафьев), «Шүрәле» (Ф.Яруллин); С.Сәйдәшев, А.Ключарёв, Р.Яхин һ.б. музыкасына концерт номерлары; Каһирә балет труппасы өчен «Жизель» (А.Адан), «Дон Кихот» (Л.Минкус), Ф.Шопен музыкасына «Шопениана»; Тереза Кареньо исемендәге театрның балет труппасы өчен «Аккош күле» («Лебединое озеро», П.Чайковский; 2 нче, 3 нче актлар), А.Бородинның «Кенәз Игорь» операсыннан «Кыпчак биюләре» («Половецкие пляски»), «Гаяне» балетыннан А.Хачатурянның «Кылычлар белән бию»е («Танец с саблями») һ.б.

Н.Д.Юлтыева Жизель ролендә. 1957 ел

Шул исемле әсәр буенча, А.Адан

Бүләкләре

Башкортстан Республикасының Салават Юлаев ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре      

Адажио моей памяти. К., 2006.

Әдәбият    

Народные артисты. К., 1980; 

Горшков В.Н. Нинель Юлтыева: сотни жизней в одной. К., 1996.

Автор — Ф.Ш.Салитова