Р.М.Мөхәммәтшин Россиядә ислам белем бирү системасы һәм Татарстан роле турында. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1955 елның 19 февралендә Чепья, хәзер Балтач районы, Борнак авылында туган.

Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң (1977), СССР Фәннәр академиясенең Казан Гыльми үзәгенең Тел, әдәбият, тарих институтында эшли (бүленеп: 1984–1992 елларда – Казан консерваториясендә).

1996–2006 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтының фәнни-методик эш һәм контроль бүлеге мөдире. Бер үк вакытта (2001–2011 елларда) Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтының иҗтимагый фикер һәм ислам белеме бүлеге мөдире.

2006 елдан Россия ислам институты ректоры (Казан), профессор (2006), бер үк вакытта, 2007 елдан, – Татарстан Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлегенең академик-сәркәтибе, 2010–2015 елларда – Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге директоры, 2017–2019 елларда Болгар ислам академиясе ректоры. 

Россия Ислам мәгарифе советы рәисе (2012 елдан), Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең мәгариф һәм фән буенча урынбасары (2014 елдан).

Р.М.Мухаметшин Болгар ислам академиясе һәм югары дини белем бирү системасы турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ислам дине белгечлеге, Татарстанда татар иҗтимагый фикер тарихы, сәясәт фәннәренә карый.

«Татар илаһият фикере антологиясе» һәм «Чит илләрдә ислам дине белеме» серияләренең фәнни җитәкчесе.

Р.М.Мөхәммәтшин бүгенге Татарстанда ислам дине һәм ислам дөньясында Татарстанның урыны турында

Бүләкләре

Татар энциклопедия сүзлеген татар һәм рус телләрендә әзерләүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була (2005). Медальләр белән, «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы Дәүләт медале белән (2015) бүләкләнә.

Р.М.Мөхәммәтшин бүгенге дөньяда дини радикализация турында

Хезмәтләре

Татары и ислам в XX веке. Казань, 2003.

Ислам в общественной и политической жизни татар и Татарстана в XX веке. Казань, 2005.

Ислам в Татарстане. Казань, 2009.

Молодые мусульмане Татарстана: идентичность и социализация. Казань, 2012 (автордаш).

Islam in Post-Soviet Russia. Public and Private Faces. L.–N.Y., 2002 (автордаш).