1897 елның 6 ноябре, Екатеринбург губернасы, Шадрин өязе Катайское авылы — 1937 елның 20 ноябре, Казан.

Пермь университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1924), Казан университетында эшли.

Кыллы гальванометрда эшләү алымын үзләштерә, профессор А.Ф.Самойлов белән берлектә нерв системасы физиологиясе буенча күп кенә тикшеренүләр үткәрә.

1930–1931 елларда Казан университетында хезмәт физиологиясе буенча яңа уку курсы оештыра, су астына кессон җайланмаларда төшкәндә кеше организмының функциональ халәтен тикшерә.

1931 елда профессор. И.Л.Кан чакыруы буенча Мәскәүгә күчә һәм Мәскәү университетында физиология лабораториясен җитәкли.

1935 тән яңадан Казан университетында, физиология кафедрасы мөдире.

Казан ГИДУВында Россиядә беренче клиник электрофизиология лабораториясен оештыра һәм аны җитәкли.

Хезмәтләре электрофизиологиягә, үзәк нерв системасы һәм кан әйләнеше физиологиясенә карый. Киселёв ярсынучан системалар физиологиясе өлкәсендә Введенский тетанизацияле ялгыз кыскару феноменын локальләштерү буенча тикшеренүләр үткәрә. Бу күренешнең нигезендә югары ярсынучанлык ятканлыгын күрсәтә, ул исә тәэсир агымының тискәре эзле фазасында ярсынудан соң бара. Киселёвның йөрәк физиологиясе, электрофизиология һәм ашказаны-эчәк тракты өлкәсендә, талакта кан әйләнеше үзенчәлекләре турында хезмәтләре билгеле.

Хезмәтләре

Влияние поляризации небольших участков нерва на его проводимость в обе стороны на основании изучения отрицательного колебания нервного тока // Изв. Перм. биол. НИИ. 1923. Т. 2, вып. 3;

Кессонные заболевания и санитарные условия жизни рабочих при постройке железнодорожного моста через р. Казанка // Гигиена труда. 1927. № 2 (автордаш).

Әдәбият

Лебедев К.В., Волкова И.Н., Зефиров Л.Н. Из истории Казанской физиологической школы. К., 1978;

Казанская физиологиче­ская школа на рубеже веков // Материалы 18 съезда физиологов России. К., 2001.

Автор — Н.В.Звёздочкина