Арча районы территориясендә, Казансу елгасының сулъяк ярында, аның югары агымында урнашкан.

1972 елда билгеләнә. Мәйданы 678 га. Арча урман хуҗалыгының Сорнар урманчылыгындагы урман массивының көнбатыш чиген били. Себер чыршысы, Себер ак чыршысы һәм сабакчалы имән ареаллары чиге тирәсендә көньяк тайга урманнары типларын берләштергән уникаль табигать комплексы.

Көньяк юнәлештә абсолют биеклекләренең күтәрелүе белән бергә урманның составы да үзгәрә: караңгы ылыслы чыршылы-ак чыршылыдан — юкә һәм өрәңге катнаш караңгы ылыслы киң яфраклыга — имән катнаш киң яфраклы урманнарга күчә. Биредә Россиянең Европа өлешендәге урман зонасы формациясенең киң зональлеген кабатлаучы «вертикаль зональлек» күзәтелә. Төньяктагы иңкүлекле участокның рельефы тирән булмаган чокырлар белән бүлгәләнгән, алар буенча Казансу елгасын туендыручы таш төпле инешләр ага.

Уйсулык сөзәклекләре һәм алар арасындагы кәсле-көлсу туфраклы яссы сыртларны чыршы һәм ак чыршы катнаш караңгы ылыслы урманнар били. 150 яшьлек чыршыларның биеклеге 30–35 м га, кәүсә диаметры 60 см га җитә, урманнарның 1 нче ярусын тәшкил итә. Урман буйларында Себер ак чыршысыннан торган урман участоклары бар. Бу урманнарның үлән составында кымызлык, ике яфраклы май чәчәге, Европа талакдары, эре чәчәкле сыңар чәчәк, яшел чәчәкле, уртача һәм түгәрәк каеш яфраклар, башка тайга төрләре; абаганың сирәк төре — Линней өер абагасы өстенлек итә. Яшел мүкләрнең тоташ капламы барлыкка килә.

Территориянең күп өлешен чыршы һәм ак чыршы белән беррәттән юкә, өрәңге, элмә, карама катнаш урманнар били. Агачлар астында урман зелпесе, миләш, сөялле кабар агачы, балан үсә. Үлән составында киң үләнле неморал төрләр өстенлек итә: сәрдә, күпьеллык зибык уты, кыр наратбашы, чәчсыман күрән, ланцетсыман йолдызак. Мүк капламы үсеш алмаган яки бөтенләй юк. Пермь утырмаларындагы кәсле-карбонатлы туфраклы көньяк калкулыклы участокларны имәнлекләр били. 1 нче яруста 25 м биеклектәге имәннәр, сирәк кенә чыршы; 2 нче яруста очлы яфраклы өрәңге, элмә, карама. Куаклыкларда чикләвек куагы өстенлек итә. Үләннәрнең күләгәгә чыдам төрләре: исле сырмавык, Европа тайтоягы, күпьеллык зибык уты; эфемероидлар — казаяксыман җилдәк, фикария һәм башкалар үсә.

Табигать истәлеге территориясендә ак куян, тиен, төлке, бурсык, селәүсен, поши һәм башка хайваннар, кошлардан — кызылтүш, яшел нарат чыпчыгы, чытырдавык нарат чыпчыгы, зур песнәк, урман тургае, сары чәперчек, гади солы чыпчыгы яши. Типик тайга төрләре булган суер, боҗыр (чуар көртлек), өч бармаклы тукран һәм чукрак күке белән беррәттән киң яфраклы урманда яшәүче кошлар — урман күгәрчене, күкшә, шәүлегән очрый; Татарстанда беренче тапкыр су тургае теркәлә (оялау чорында).