500 гә якын төре билгеле. Төньяк ярымшарның уртача һәм тропик поясларында таралган. ТР территориясендә бер төре – сабакчалы имән яки гади имән (Q. robur) үсә.

18-40 м биеклектәге яфрак коючан агач, кәүсә юанлыгы 1-1,5 м. Тамыр системасы үзәкле, 5 м га кадәр тирәнлеккә китә. Күп ботакланган, төзек булмаган ябалдашлы агач. Яфраклары уелган, ботакларның очында урнашкан. Чәчәкләре вак, җил белән серкәләнә, ата чәчәкләр – яшькелт, асылынып торучан озынча алкаларда, ана чәчәкләр – берле яки 2-3 ле, матур түгел, утырма яисә озынча чәчәк сабында. Җимеше тышына озынча буйлар төшкән коңгырт-көрән чикләвек, үз озынлыгының 1/3 е кадәр кәшәнкә белән әйләндереп алынган. Яфрак яру белән бер үк вакытта, апрель ахырыннан июнь башына кадәр чәчәк ата. Җимешләре сентябрьдә өлгерә. Төптән чыккан үсентедән һәм коелган орлыклардан үрчи, чәчү культурасында чикләвеген чәчеп үстерәләр. Имән 400-500 ел, аерым агачлар 1000 елга кадәр яши. Чагыштырмача җылылык яратучы үсемлек.

Тамыры имән гөмбәләре, ак гөмбә һ.б. белән микориза хасил итә. Имән ТРда киң яфраклы урманнар барлыкка китерүче төп токымнарның берсе. Имән утыртмаларының мәйданы 189,5 мең га (урман белән капланган мәйданның 16,7% ы) тәшкил итә. Аеруча Кама аръягы һәм Идел алды районнарында таралган. Иделнең уңъяк ярында 1860 елларга кадәр корабль төзү урманнарының нигезен тәшкил иткән Казан таулы имәнлекләре калдыклары сакланган.

Имәннең үзагачы – нык, чыдам, озын гомерле. Төзелештә, суднолар төзүдә кулланыла.

Кайрысында дуплау матдәләре бар. Төнәтмәсен эч киткәндә бөрештергеч һәм ялкынсынуга каршы чара буларак файдаланалар.

Имән яфраклары азык продуктларын саклау өчен әзерләгәндә кулланыла.

Баллы.

Чикләвеге урман хайваннары һәм кошлар өчен азык.