Эчтәлек

Төзелеше белән аааааа ббббба ввввва схемасы белән рифмалашкан 4–10 алтыюллык строфадан тора. Строфаның ахыргы юлы бөтен шигырь өчен уртак. Соңгы строфада, гадәттә, псевдоним (тәхәллүс) кулланыла. Кайвакыт мөсәддәс контаминация, нәзыйрә ысулы белән языла. Бу очракта автор бүтән шагыйрь шигыренең (гадәттә, газәл) һәр бәйте алдыннан, аның үлчәмен, ритмын, төзелешен, идеясен саклап калып, үзенең 4 юлын өсти.

Татар поэзиясендә мөсәддәс фәкать строфик форма буларак кына очрый (Габдессәлам бине Ураи, Ш.Маннур һ.б. иҗатында).

Әдәбият    

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990;

Краткая литературная энциклопедия. М., 1968. Т. 5.

Автор — Х.Й.Миңнегулов