- РУС
- ТАТ
Театр рәссамы, график
1897 елның 28 сентябре, Вятка губернасы Барашово авылы – 1962 елның 7 сентябре, Әстерхан шәһәре.
Казан архитектура-техника институтын тәмамлый (1924), бер үк вакытта скульптура һәм граверлык факультетларында укый.
1924–1925 елларда институтның укыту-җитештерү ташбасма һөнәрханәсе мөдире (анда плакатлар, «Всадник» басмалары, КЭМСТ афишалары һ.б. басыла).
М.В.Барашов – агитация плакатлары, афишалар, экслибрислар, театр шаржы жанрына караган карикатуралар – «Казан рампасы тирәсендә» (1923), «Кыек көзге» (1923), «Мастфор» («Фореггер мастерское», 1923) серияләре авторы. Барашов әсәрләренә персонаж характерын ачыграк күрсәтүдә рәсемнең декоративлыгы һәм пластик яктан төгәл бирелүе, XIX–XX йөзләр сәнгатендәге театраль пародия-шарж жанрының классик үрнәкләренә омтылу хас.
Ул Хәзерге заман конструктив-тәҗрибә театрының остаханәсен (1923–1926) оештыручыларның берсе, аның рәссамы һәм актеры. В.Каменскийның «Степан Разин» (1923), С.Третьяковның «Противогазлар» («Противогазы», 1924), И.Пшеничныйның «Тормыш җырчысы» («Жизнепев», 1924), Д.Рид әсәре буенча куелган «Дөньяны тетрәндергән 10 көн» («10 дней, которые потрясли мир», 1925) һ.б. спектакльләрне бизи. Барашов сценографиясе театрның конструктив-эксперименталь эстетикасын тирәнтен ача, традицион театраль-декоратив сәнгатькә альтернатива булып тора. Сәхнә бизәлеше тәэсир итү чараларының гадилеге белән аерыла. Композиция коруда төрле конструкцияләр, станоклар, спектакльнең төп элементы булган мизансцена пластикасы һәм «сукно» белән бүленгән сәхнә күренешләрен куллану зур роль уйный.
Барашов – республикада театраль белем бирүне башлап йөри, Татар театр техникумын оештыручыларның һәм анда укытучыларның берсе (1924–1926). ТатЛЕФ әгъзасы (1923 елдан), 1924, 1925 елларда уздырылган күргәзмәләрдә катнаша.
1927–1932 елларда Симферополь, Ялта, Керчь, Севастополь, Хабаровск шәһәрләре театрларында эшли. 1933 елдан Әстерхан драма театрының баш рәссамы, аның сәхнәсендә куелган күп кенә спектакльләрне бизи. 1936 елдан Әстерхан сәнгать училищесендә укыта.
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1936 елдан). «Түбән Идел» офортлар сериясен иҗат итә (1951, 1960).
Барашовның шәхси күргәзмәләре 1958, 1967 елларда Әстерхан шәһәрендә булып уза.
Художники народов СССР: Биобиблиографический словарь. М., 1970. Т.1.
Каталог выставки произведений художников Татарии 1920–1930-х годов. Казань,1990.
Автор – Е.П.Ключевская
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.