Биографиясе

1919 елның 15 июле, Казан губернасы, Лаеш өязе Апакай авылы, хәзер Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы —  1993 елның 13 июне, Казан, Ленино-Кокушкино авылында җирләнә.

Питрәч районы «1 Май» колхозында эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 46 нчы армиянең 31 нче Сталинград укчы дивизиясе 248 нче укчы полкы миномёт ротасы расчёт командиры. Дала, 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен (1943) сугышта, Украина, Болгария һәм Румынияне азат итүдә, Будапешт (1944–1945), Вена һәм Прага (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның 27 сентябрендә Сошиновка (Днепропетровск өлкәсе Верхнеднепровск районы) авылы янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичеп чыга, плацдарм өчен барган сугышта миномёт уты белән дошманның станоклы пулемётын юк итә. Уңышлы рәвештә 6 контрһөҗүмне кире кайтара, дошманның 50 ләп солдатын юк итә.

1946 елдан запаста, Ленино-Кокушкино (Питрәч районы) авыл советы рәисе булып эшли.

1971–1980 елларда Чирмеш авылында (Питрәч районы) өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры.

1959–1966 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

1980 елдан – пенсиядә, Казанда яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Геройның бюстлары Питрәч авылындагы Хәтер паркында һәм Питрәч районы Яңа Шигали авылы «Усадьба Царёво» торак комплексындагы профильле лицей территориясендә урнаштырылган. Ленино-Кокушкино авылында – стела, ул укыган мәктәп бинасында һәм ул яшәгән йортта мемориаль такталар куелган. Шунда ук бер урам Герой исеме белән аталган.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2; Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 73;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 160, 164, 193, 207.

Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина