Биографиясе

1974 елның 26 маенда Куйбышев өлкәсенең Новокуйбышевск шәһәрендә туа.

Казан университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый (2006).

Спорт белән 1980 еллар ахырында шөгыльләнә башлый, тренерлары — К.Логинов, И.П.Уткин (1990 елдан Куйбышев өлкәсенең Жигулёвск шәһәрендә яши).

Европа, дөнья (1992, яшүсмерләр арасында), БДБ (1993), Россия (1996, 2000), дөнья (1997), Европа (1998, 2004) чемпионатларында, Олимпия уеннарында (1996, 2000, 67 кг авырлык категориясендә) җиңүче; СССР беренчелегендә (1988, көмеш), дөнья чемпионатларында (1993, бронза; 1995, көмеш), Россия (1994–95, көмеш), Европа (1996, бронза), Игелекле уеннар (1994, бронза), Олимпия уеннарында (2004, бронза) медальләр ала. Вел Бейкер Кубогы (2000), Россия Олимпия комитетының «Фейр Плей» призы иясе (1998, гадел уен).

2005 елдан Самара өлкәсенең Физик культура һәм спорт департаменты җитәкчесе.

Бүләкләре

Жигулёвск шәһәренең Мактаулы гражданы (1996). 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Дуслык орденнары белән бүләкләнә.