Тарихы

Авылга 1690 ел тирәсендә нигез салына. Беренче исеме – Кече Чирмешән елгасы буендагы Әдәмсу Пүчинкәсе.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, он тарту кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 829 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан – Алексеев, 1977 елның 29 августыннан Аксубай районында.

Хәзер Емелькино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1970 елларда авыл “Алга” колхозы составына керә. 1994−2009 елларда “Алга” күмәк предприятиесе, 2008−2011 елларда “Агрофирма “Чирмешән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда колхоз яшьләре мәктәбе ачыла, 1935 елда Емелькино авылына күчерелә, 1959 елда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә, 2003 елдан Емелькино урта мәктәбе филиалы).

Авылда китапханә, клуб, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл янында гомуми Болгар чоры истәлекләренә караган 5 авыллык бар.

Күренекле кешеләре

Л.Г.Угахина (1942 елда туган) – педагог, шагыйрә, Чуаш Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1782 елда – 327 ир заты;
1859 елда – 305,
1897 елда – 503,
1908 елда – 583,
1920 елда – 643,
1926 елда – 430,
1938 елда – 499,
1949 елда – 451,
1958 елда. – 387,
1970 елда – 611,
1979 елда – 542,
1989 елда – 402,
2002 елда – 396,
2010 елда – 359,
2015 елда – 354 кеше (чуашлар).