Биографиясе

1934 елның 20 ноябре, Бакчасарай шәһәре, Кырым — 2016 ел.

Киев университетын тәмамлый (1957).

1965–1968 елларда Караганда металлургия комбинаты каршындагы югары техник уку йортында укыта (Тимертау шәһәре, Казакъстан ССР).

1968 елдан Казан төзүче инженерлар институтында, 1996 елдан Казан технология университетында, 1998 елдан Россия сәүдә-икътисад университетының Казан институтында.

Хезмәтләре сәяси социология, политология тарихы мәсьәләләренә карый.

РФнең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2002).

Хезмәтләре           

Критика буржуазных фальсификаций социалистического самоуправления народа. К., 1990; 

Политология. К., 2001 (автордаш); 

Зеское самоуправление в России (на примере Казанской губернии). 1864 — март 1918. К., 2005.