Биографиясе

1882 елның 20 августы, Пенза губернасы, Кузнецк өязе Сөләй авылы — 1940 елның 21 июне, Казан.

1894 елдан «Касыймия» мәдрәсәсендә укый, 1904 елда Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

1904 елдан Уфа губернасының рус-татар училищеләрендә укыта.

1913 елдан Оренбург земство татар әзерлек мәктәбе (татар яшьләрен гимназиягә керергә әзерли) директоры, бер үк вакытта «Хөсәения» мәдрәсәсендә рус теле укыта.

1919 елдан Татар халык мәгарифе институтында, 1921–1924 елларда М.Җәлил аның шәкерте була.

1925 елдан Татар педагогия техникумында, бер үк вакытта, 1928–1929 елларда, ТАССР Мәгариф халык комитетының Академик үзәге рәисе урынбасары.

1930 елдан Казан педагогия институтының педагогика кафедрасы мөдире, 1938 елдан Татарстан фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр.

1904 елда Д.Дефоның «Робинзон Крузо маҗаралары» китабын татар теленә тәрҗемә итеп бастыра.

Рус-татар училищеләре һәм яңа ысуллы мәдрәсәләр өчен Надиев тарафыннан төзелгән «Россия тарихы» уку ярдәмлеге 1908–1917 елларда 5 тапкыр бастырыла.

Татар телендә педагогика буенча беренче совет уку курсын («Педагогика конспекты», 1920), 1920 елларның 1 нче яртысында — татар совет башлангыч мәктәбе укытучылары өчен программа һәм китаплар җыелмасын әзерли.

Хезмәтләре   

Ибтидаи мәктәптә хисап укыту ысуллары. Оренбург, 1918.

Әдәбият          

Ханбиков Я.И. История педагогики татарского народа. К., 1975.