- РУС
- ТАТ
спортчы (фехтование), СССРның атказанган спорт остасы (1973), ТРның атказанган физик культура хезмәткәре (1994)
1952 елның 5 мартында Казанда туа.
Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1975).
Спорт белән 1966 елда 3 нче балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлый, 1970 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә (Казан), тренеры — В.В.Житлов.
Дөнья беренчелекләрендә 1970 елда (шәхси зачётта яшьләр арасында), дөнья чемпионатларында 1973 елда (шәхси зачётта), 1974, 1977 елда (команда зачётында), СССР чемпионатларында 1974 елда (шәхси зачётта), 1974–1978 елларда (команда зачётында) җиңүче; Европа кубогы (1974–1978 елларда, команда зачётында) иясе; Олимпия уеннары чемпионы (1976 елларда, команда зачётында). Европа (1973–1974, 1977), дөнья (1973), «Россиянең көчлеләр кубогы» (1980 елларда, команда зачётында) чемпионатларында көмеш медаль ала.
1973 елда дөньяның иң яхшы хатын-кыз фехтование остасы булып таныла.
1969–1973, 1983–1987 елларда «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан советында, 1973–1982 елларда ТАССР МС каршындагы физкультура һәм спорт комитетында инструктор, 1982–1983 елларда олимпия резервындагы 3 нче махсус балалар-яшүсмерләр мәктәбендә методист.
1987–1995 елларда Казан технологик университетында өлкән укытучы, 1995–2004 елларда Казан архитектура-төзелеш академиясендә, физик тәрбия кафедрасы профессоры (2000 елдан).
2004–2011 елларда ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтында физик тәрбия кафедрасы мөдире.
Медаль, ТАССР, ТР ЮСның Мактау грамотасы; «Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен», «Россиядә олимпия хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгеләре белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.