Тарихы

XVII йөздә Олы Карамалы авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Карманов исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1869 елда авылда мәчет төзелә; 1908 елда авыл халкы иркенрәк мәчет сорап, губерна идарәсенә мөрәҗәгать итә, киләсе елның җәендә уңай җавап килә. 2 гильдия Казан сәүдәгәре А.И.Арсланов акчасына, мәхәллә мулласы М.Миңлебаев җитәкчелегендә 1910 елда манарасы өч ярустан торган яңа агач мәчет төзелә (1931 елда ябыла, бинасында мәктәп урнаша; 1990 еллардан мәчет итеп файдаланыла; дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда шулай ук мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 482,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Богородский волостена керә, 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Уразлы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елдан «Ленинский путь» колхозы (үзәк утары Уразлы авылында) составында, 1964 елда «Кама» колхозы итеп үзгәртелә, 1994–2003 елларда – «Кама» күмәк предприятиесе, 2003–2009 елларда – «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы ««Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте беренче филиалы «Карамалы» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты (1946 елдан, 1979 елдан яңа бинада), китапханә (2004 елда Уразлы авылыннан күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында «Ак калфак» театр коллективы эшли (2003 елдан).

Күренекле кешеләре

Л.С.Сәлимуллин (1932–1993 еллар) – спортчы, тренер (ирекле көрәш, самбо), самбо, ирекле көрәш буенча СССР спорт остасы, Украинаның атказанган тренеры, бөтенсоюз категорияле судья;

М.Ш.Шәрәфиев (1938 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган агрономы, Почет ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 31 ир-ат;
1859 елда – 200,
1897 елда – 553,
1908 елда – 638,
1920 елда – 745,
1926 елда – 567,
1938 елда – 623,
1949 елда – 567,
1958 елда – 438,
1970 елда – 401,
1979 елда – 326,
1989 елда – 246,
2002 елда – 210,
2010 елда – 163,
2017 елда – 124 кеше (татарлар).