Эчтәлек

Авыру кузгатучы — рибонуклеин кислоталы вирус (Morbilivirus ыругы, Paramyxoviridae семьялыгы). Авыруның вируслы табигатен Европа галимнәре Андерсон һәм Гольдбергер исбатлыйлар (1911); кызамык вирусын Дж.Эндерс һәм Т.К.Пибле аерып тасвирлыйлар (1954); тере кызамык вакцинасын А.А.Смородинцев җитәкчелегендәге совет галимнәре төркеме (1967 дән файдаланыла) уйлап таба. Авыру чыганагы — авыру кеше; тапшырылу юлы — һава-су тамчылары аша (йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һ.б.). Кызамык йоктыруга күпләр бирешүчән. Авыруга агулану, катараль һәм респиратор билгеләр, үзенчәлекле тамга-тимгелләр (Бельский–Филатов–Коплик тамгалары), таплы-тимгелле сыткылар хас. Вирус акрын узучан йогышлы авыруга китерергә сәләтле (склерозлы панэнцефалит һәм таркау склероз). Авырудан соң гомерлек иммунитет формалаша. Авыруны булдырмау өчен тере кызамык вакцинасы уңышлы кулланыла.

ТРда кызамык белән авыру аеруча зур процентлы күрсәткеч белән 1968 елда — 951 авыру очрагы (100 мең кешегә — 30,2) һәм 1993 елда — 1142 авыру очрагы (100 мең кешегә — 30,5) теркәлә. Казан медицина университеты галимнәре тарафыннан кызамыкның биологиясе өйрәнелә (В.К.Меньшиков, 1904), массакүләм профилактик нәтиҗәләр гомумиләштерелә (К.Г.Александров, 1946), профилактик прививкалар календаре, эпидемиологик күзәтү ысуллары эшләнә (М.Ш.Шәфиев, Ф.Ф.Садыйков, Л.М.Зорина, 1997); ТРда кызамык белән авыру һәм 6–7 яшьлек балаларга ревакцинация үткәрү нәтиҗәсе күзәтүгә алына (Г.А.Савицкая, 1998).

Әдәбият

Мухутдинов И.З. Характеристика эпидемиологического процесса кори в Татарской АССР // Казан. медицина журн. 1974. № 1 (автордаш).

Автор – В.А.Анохин