Поселокка 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көннән бирле поселок ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волостенә керә. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Бирючевка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта «Кызыл юл» колхозы оештырыла. 1958 елда 6 колхоз составында «Сокольский» совхозына керә. 1964 елдан, «Сокольский» һәм «Актүбә» совхозларына бүленгәч, «Актүбә» совхозы составында. 1974 елдан «Актүбә» совхозыннан бүленеп чыккан «Никитинский» совхозы, 1980 елдан «Бирючевка» совхозы («Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы) составында.

1997 елдан «Бирючевка». җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халык саны

1926 елда – 44,
1938 елда – 75,
1949 елда – 86,
1958 елда – 47,
1970 елда – 40,
1979 елда. – 25,
1989 елда – 13,
2002 елда – 5,
2010 елда – 2,
2015 елда – 2 кеше (татарлар).