Пермь чорыннан билгеле.

Гәүдәсе озынча, сыгылмалы. Алгы канатлары (канат өслекләре) – кыска, тиречел, арткылары – элпәле. Корсагының арткы очында келәшчәсыман үсентеләр – саклану һәм һөҗүм итү органнары бар (ата затларда ана затларга караганда аның төзелеше катлаулырак). Аяклары йөрүгә җайлашкан. Ана бөҗәкләр күкәйләрен җирдә махсус казылган чокырчыкларга яисә өннәргә сала һәм аларны личинкалары чыкканчыга кадәр саклый.

1000 гә кадәр төре билгеле.

Татарстан территориясендә аеруча гади эскәккойрык (Forticula auricularia) һәм бакча эскәккойрыгы (F. Tomus) таралганнар. Эскәккойрыклар – дымлылык һәм җылылык яратучылар. Төнлә активлар, көндез ташлар, коелган яфраклар астына, ярыкларга һәм башкаларга качалар. Кайвакыт йортларга һәм умарта ояларына керәләр. Вак умырткасызлар һәм үсемлек азык белән туеналар.

Күпләп үрчегән очракта культуралы үсемлекләргә зарар китерергә мөмкиннәр.

Гади эскәккойрык