Авылга 1920 елларда нигез салына. Беренче исеме – Труд (Уголок Братского Труда).

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Кәкрекүл волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Трудолюбово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Трудолюбово” колхозы оештырыла, 1950 елларда “Октябрь” колхозы (Трудолюбово авылы) составына керә. 1994−2006 елларда “Октябрь” күмәк предприятиесе. 2006 елдан “Агрофирма “Аксубай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, хәзер “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда наданлыкны бетерү буенча курслар, Бөек Ватан сугышына кадәр – башлангыч, 1947 елда – җидееллык, 1957 елда – башлангыч, 1965 елда – сигезьеллык (1974 елда яңа бина төзелә), 1984 елда – урта, 2001 елда – тулы булмаган урта мәктәпкә, 2011 елда башлангыч мәктәп−балалар бакчасына үзгәртелә (балалар бакчасы бинасына күчерелә).

Авылда китапханә (1957 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2010 елдан) бар.

Халык саны

1926 елда – 74,
1938 елда – 437,
1949 елда – 262,
1958 елда – 190,
1970 елда – 256,
1979 елда – 297,
1989 елда – 262,
2002 елда – 295,
2010 елда – 299,
2015 елда – 261 кеше (татарлар – 54%, руслар – 39%).