Тарихы

1646 елдан мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XVII йөз уртасында анда биш алпавытның утары урнаша, 1795 елда авылның бер өлешен В.И.Обухов ала, 1850 елга аның улы коллежский асессор В.В.Обухов авылны тулысынча били.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек, балта эше, мич чыгару кәсепчелеге тарала.

1884 елда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла (1884 елда – 39 ир бала һәм 11 кыз бала, 1900 елда – 27 ир бала һәм 5 кыз бала, 1909 елда 51 ир бала һәм 17 кыз бала укый), аның эшчәнлеге башланганчы ике катлы агач бина төзелә. 1914 елда алпавыт В.В.Обухов акчасына земство катнашында кирпечтән яңа мәктәп салына.

1905 елда В.В.Обухов спирт-аракы заводы ача (сәнәгать архитектурасы истәлеге). Чит илләрдән кайтарылган җиһазлар югары сыйфатлы продукция алырга мөмкинлек бирә, ул, Казаннан тыш, бөтен губернага җибәрелә. Бер ел эчендә заводта 61 мең чиләк спирт куыла, чимал буларак җирле крәстияннәрдән бәрәңге сатып алына, ә суны Сөлчә елгасыннан алалар.

XX йөз башында 5 җил һәм 1 пар тегермәне, сыр заводлары, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1445 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Рус Борнашы авылының Христос-Рождествено чиркәве приходына керә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Куралово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1918 елда алпавыт В.В.Обуховның утары җирлегендә “Свободная жизнь” колхозы оештырыла, 1957 елда “Динамо” (Келәнче авылы), “Просвет” (Каинки авылы), “Сулица” (Рус Борнашы авылы) һәм “Пробуждение” (Ломовка авылы) колхозлары “Кураловский” совхозына берләштерелә (2002–2014 елларда – “Куралово” агрофирмасы” ышанычлылык ширкәте).

1976 елда аның составына “Свияга” совхозы (Татар Борнашы авылы) керә, 1979 елда – составыннан “Новая жизнь” совхозы (Татар Борнашы авылы), 1988 елда “Зеленый бор” совхозы (Келәнче авылы) аерылып чыга (2001 елда кабат кушыла).

Совет чорында В.В.Обуховның спирт-аракы заводы национальләштерелә, “Татпищетрест” составына кертелә һәм 1922 елда яңадан “Пламя” исеме белән эшли башлый. 1967 елда завод өлешчә реконструкцияләнә: алма согын эшкәртү цехы, автомат солод ясау цехы, пар казаннары бинасы төзелә. 1986 елда мальтоз-патока заводы итеп үзгәртелә.

1996 елдан “Таткрахмалпатока” акционерлык җәмгыяте составында, 2008–2015 елларда предприятиедә MEURA Бельгия фирмасы катнашында җитештерү яңартыла, 12000 мең тоннага элеватор файдалануга тапшырыла.

Халкы “Таткрахмалпатока” һәм “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыятьләрендә, крәстиян-фермерлык хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Революциядән соң авылда земство мәктәбе башлангыч мәктәп итеп, 1932 елда – тулы булмаган урта (анда Рус Макылы, Рус Борнашы, Сәет авылы балалары укый), 1950 елларда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1992 елда яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы, (1985 елдан), китапханә (1948 елда уку өе буларак ачыла), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, “Неупиваемая Чаша” Мәрьям Ана иконасы чиркәве (2007 елда үзгәртеп корылган иске мәктәп бинасында ачыла) бар.

Мәдәният йорты каршында “Березка” (1994 елдан, 2016 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы –Т.А.Ясинская) һәм “Сударушка” (2013 елдан) вокаль төркемнәре, “Театрули” (2013 елдан) һәм “Каламбур” (2016 елдан) театр коллективлары, шулай ук “Сказка” (2016 елдан) һәм “Веселые нотки” (2013 елдан) балалар ансамбльләре эшли.

Авыл тирәсендә “Зыбочка” төзекләндерелгән чишмә һәм табигать истәлеге – Куралово чишмәләре (2009 ел) бар.

Күренекле кешеләре

И.А.Гатауллина (1958 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор.

Тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле шәхес: В.А.Ахтонов (1931–1998) – “Кураловский” совхозы директоры (1966–1979 елларда), Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр) орденнары кавалеры.

Халык саны

1646 елда – 90,
1782 елда – 221 ир-ат;
1859 елда – 867,
1908 елда – 863,
1926 елда – 893,
1938 елда – 1292,
1958 елда – 1284,
1970 елда – 1252,
1979 елда – 1373,
1989 елда – 1249,
2002 елда – 1181,
2010 елда – 1210,
2017 елда – 1339 кеше (руслар).