Биографиясе

1908 ел, Украина, Хмельницкий шәһәре – 1985 ел, Казан.

Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлаганнан соң (1936), Казандагы оборона заводының проект бүлегендә эшли.

1946 елдан – ТАССР Министрлар Советы архитектура һәм төзелеш идарәсенең архитектура-планлаштыру остаханәсендә инженер-конструктор, конструкторлык, техника бүлекләре башлыгы булып эшли. 1954 елдан «Татаргражданпроект» институты баш инженеры. СССР архитекторлар берлеге әгъзасы (1955).

Эшчәнлеге

КПССның өлкә комитеты конференц-залы (1979–1981; хәзерге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы), Казан циркы (1967, Е.Ю.Брудный һәм В.Д.Панова белән берлектә), «Татарстан» кунакханәсе (1970, М.Д.Нәдершин белән берлектә) төзелешендә төзү конструкцияләре, 1960–1970 елларда Татарстанда киң файдаланылган җиңеләйтелгән бетон фундаментлар исәпләмәләре һ.б. авторы.

Хезмәтләре конструкцияләү, биналар төзү, корылмаларның ныклыгы һ.б. мәсьәләләргә карый.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты (1971). Медальләр белән бүләкләнгән.